МХОгә кушылган Дмитрий Жилин: «Кайгырмагыз, без аннан җиңеп кайтачакбыз! Мине онытмагыз!»
«Тыныч торыгыз. Сезне сакларга китәбез!»
Илебезгә көн саен куркыныч янаган, шул сәбәпле махсус хәрби операция барган бу катлаулы вакытта безнең һәркайсыбыз җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Яхшы сүз яисә киңәш белән булса да.
Безнең күпне күргән ил халкы кыенлыкларны җиңә белә. Аны куркытып та, ярты юлда туктатып та булмый. Тарих шул хакта сөйли. Хәзерге бәрелешләрдә Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгән бабаларыбызның оныклары үз-үзләрен аямый. Батырлыклар турында без һәрдаим ишетеп торабыз.
Яшел Үзән районы һәм шәһәре халкы да, белгәнебезчә, Украинада барган хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда булыша.
Яшел Үзән хәрби комисса-риатыннан киткән кыю ир-егетләребез бернинди икеләнүләрсез Җиңү армиясенә кушыла. Төп максатлары –
хәрби бурыч үтәү.
Хәзерге вакытта республикабыз – Татарстаннан үз ирекләре белән китүчеләргә түләүләрне сизелерлек арттырды. Бу акция июль ахырына кадәр дәвам итә. Шуңа күрә, МХО зонасында хезмәт итүчеләр сафын тулыландырырга теләүчеләргә бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
Менә, 15 июльдә комиссариаттан контракт төзегән тагын дүрт кешене МХОга озаттылар. Әлбәттә, аларга бу карарны кабул итү җиңел бирелмәгән. Шулай да, аларны бу хак юлдан кире бору мөмкин түгел.
Шуларның берсе – Дмитрий Жилин, мәсәлән, үзенең танылган полководецлар фамилиясен йөртүе белән горурлана һәм кечкенәдән үк Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә хыялланган.
«Бу хакта озак уйладым. Бүген, ниһаять, карар кылдым. Мин ир кеше, ни өчен өйдә көтеп ятарга тиеш, дидем. Анда минем күп дусларым хезмәт итә. Барысы да исән-саулар, мине көтәләр!» – дип аңлата ул бу мөһим адымын. – Нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә планлаштырасың? – дигән сорауга да җавабы бер:
– Аерма юк. Юлыбыз бер – Ватанны саклау. Армиядә алган хәрби белгечлегем буенча мин – элемтәче.
Дмитрийның позитивлыгы, күңел төшенкелегенә бирелмәве, оптимистлыгы күзгә ташлана. Туганнарының күбесе әле аның МХОга китүен белмәсә дә, озатырга килүче дуслары күп. Шул ук вакытта 15нче мәктәптә укыткан укытучыларына да, классташларына да сәламнәрен әйтергә онытмый.
– Мин токарь-фрезеровщик булып эшләдем, әмма озак түгел. Аннан соң минем икенче биографиям башланды. Бу хакта сөйләп тормыйм, – диде ул кыскача гына.
Аны озатырга хатыны Екатерина Романова да килгән, борчыла, әмма иренең бу сайлавын хуплый һәм алда да хуплаячак. Үзен сакларга кирәклеген дә искәртә.
– Ә мин сезне саклаячакмын! – дип, озатучыларның күңелен күтәрергә онытмый Дмитрий. – Кайгырмагыз сез, без аннан җиңеп кайтачакбыз! Кайткач тагын очрашырбыз әле! Мине онытмагыз!
Хәрби операциягә юл тотучыларның тагын берсе кызыклы гына шәхес булып чыкты. Андрей Фомичев Сочидан Казанга заводка командировкага килгән җиреннән китәргә һәм иң кызыгы Яшел Үзән хәрби комиссариатында килешү төзергә булган.
– Намусым уянды. Документларым да үзем белән иде, шуңа күрә яшем 56да булса да, барырга булдым. Гаиләм юк, балаларым да. Ә Сочида ике бүлмәле фатирым бар. МХОга китү турында бер ел ярым элек уйлый башлаган идем. Байконурда хезмәт иткән кеше мин, взвод командиры идем. Монда бер елдан соң турыдан-туры заводка кайта аласың, дип әйттеләр. Ә Татарстан түләүләре турында белмәгән идем. Минем өчен күңелле бонус булды ул. Элек спорт белән шөгыльләндем, ралли буенча Россия чемпионатларында катнаштым. Шулай булгач, физик мөмкинлекләрем сугыш өчен яраклыдыр дип уйлыйм. Иҗади кеше дә әле мин. 3 китапханәгә язылган. Өстәвенә, акыллы да, – дип көлә ул үзе турында сөйләгәндә.
Андрей тәҗрибәсенең, Дмитрий позитивлыгының, һичшиксез МХО зонасында кирәге чыкмый калмас. Әле яңа хәрби һөнәрләр дә үзләштерерләр. Монысы аермачык. Аларга хәерле юллар һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев