Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Музыка кешене яшәртә дә ала

Музыканың кеше организмына йогынты ясавы турында элек-электән үк белгәннәр. Архимед та музыка кешене акыллырак итә, җанын гына түгел, тәнен дә дәвалый, дигән. Ә борынгы Кытайда эскулаплар махсус "музыкаль рецептлар" язганнар.

Шунысы кызык, кешенең музыкага карашы аның холкы турында күп нәрсә сөйли ала. Иҗади натуралар джаз тыңларга ярата диләр, ә авыр рок яратучылар, кагыйдә буларак, агрессиягә бирелүчән булалар. Блюзны бәяләүчеләр еш кына тәккәббер кешеләр, ә рэп белән мавыгучылар - эгоистлар. Классикага мәхәббәт интервертлар һәм интеллектуалларда күзәтелә, регга белән мавыгу гаять дәрәҗәдә амбицияле шәхесләргә хас.

Әмма кеше нинди генә музыканы яратмасын, ул аның эмоциональ халәтенә генә түгел, бөтен организмына тәэсир итә, аны яшәртә һәм сәламәтләндерә.
Планетадагы күп төрле музыка әсәрләре арасыннан нәкъ менә Моцартныкыларның иң көчле "яшәртү" үзлегенә ия булуы билгеле. Моны галимнәрнең күпсанлы тикшеренүләре раслый.
Бөек композитор музыкасын иң нык “ишетә” торган беренче орган - ул безнең баш мие.

Баш миендә музыканы кабул итү өчен җавап бирүче ниндидер махсус бүлек юк. Ул баш миенең бөтен өлкәләре белән төрле дәрәҗәдә кабул ителә. Аларның эшен активлаштыра, төрле бүлекләр арасындагы багланышларны көчәйтә һәм ярымшарларның үзара бәйләнешен синхронлаштыра, шуның белән игътибарны арттыра һәм хәтерне яхшырта.

Галимнәр гениаль композитор әсәрләренең 3-8 КГц диапазонында югары ешлык тавышларының һәм 30 секундлы ешлыктагы дулкыннарның баш миендә иң югары резонанс белән чагылыш табуын ачыклаган.
Гаҗәеп ре-минор фактазиясен тыңлап карагыз. Галимнәр раслаганча, бу 5 минут ярымлык музыка ярты сәгатьлек "баш мие өчен гимнастиканы" җиңеллек белән алыштыра.
Хәтта "Моцарт эффекты" дигән төшенчә дә бар – әсәрне тыңлаганда IQ дәрәҗәсенең күтәрелүе.
Моцарт музыкасы, бәхет гормоны - "дофамин" эшләп чыгуны көчәйтергә, стресс гормоны - кортизолны киметергә ярдәм итә. Ә стресс - организм яшьлегенең төп дошманнарының берсе.
Моцарт музыкасының кешене үлем түшәгеннән торгызган очрак турында белүчеләр дә бар.

Хәзерге заман тикшеренүләренә килгәндә, Моцарт әсәреннән 10 минутлык өзек тә йөрәк ритмын тотрыклыландыра һәм кан басымын төшерә, авырту синдромын киметә, борчылу дәрәҗәсен төшерә һәм йоклап китүне җиңеләйтә, хәрәкәтнең координациясен яхшырта һәм мускул тонусын арттыра. Аның уңай тәэсирен санап бетергесез.

Ә "музыкаль булмаган" кешеләр табигатьтә бөтенләй юк, шуңа күрә дә инде Моцартның теләсә кайсы әсәрен сайлап алып тыңларга һәм яшәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев