Мунчага ылыслы себерке белән
Гадәттә, мунча керүне себеркесез күз алдына да китереп булмый. Каен себеркесеннән башка, юкә, артыш (можжевельник), чыршы, акчыршы (пихта), савырдан (туядан) ясалган себеркеләрне дә күрергә туры килә. Аларның өстенлекләре шуннан гыйбарәт: елның һәр фасылында андыйларны табып була.
Артыш себеркесе һаваны чистарта, аны фитонцидлар белән туендыра. Артышның кечкенә чәнечкеләре тирегә массаж ясый, тән тишекләре (поры) аша организмга ылысның файдалы матдәләре үтеп керә. Артыш себеркесе бигрәк тә бил авыртканда, мускулларның артык аруыннан соң һәм тоз утырудан файдалы.
Чыршы себеркесенең салкын тиюдән, ютәлдән, тире авыруларын дәвалаганда файдасы зур. Андый себерке белән тәнне массажлау күзәнәкләрне кан белән тәэмин итүдә, тире тукымасы җилсенүдән (целлюлиттан) котылуда мөһим роль уйный. Чыршы ылыслары каты булганга күрә, аны кайнар суда 30-40 минут пешерергә кирәк.
Акчыршыда (пихта) гади чыршыга караганда эфир майлары күбрәк. Акчыршы себеркесе бигрәк тә сулыш юллары авыруларыннан ярдәм итә.
Савырдан (туядан) ясалган себеркене «хатын-кызларныкы» дияргә дә була, чөнки ул бик йомшак. Бигрәк тә майлы тирегә яхшы тәэсир итә. Ботакның хуш исе нерв системасын тынычландыра һәм арыганлыктан котылырга ярдәм итә.
Яңа бәйләнгән яки кипкән себеркене кайнар суда яхшылап җебетергә кирәк. Аның ылыслары йомшарачак, тән тиресен тырнамаячак (ертмаячак). Мунча ташына салу өчен махсус төнәтмә (коктейль) ясарга киңәш ителә. Аның хуш исе нерв системасын тынычландыра, ялкынсыну барышын туктата, организмның эчке органнары эшчәнлеген яхшырта.
Ылыска чамбыр үләне (чабрец), бөтнек (мята), карлыган, юкә, каен яфраклары, ромашка үләнен кушып, коктейль ясарга (яртысы – ылыс, икенче яртысы – югарыда санап киткән үләннәр) була. 1 стакан шул үләннәр белән ылыска 3л кайнар су коярга кирәк. 30 минут каплап тотканнан соң, 2 кат марля аша сөзәргә. Үлән яфраклары калмаска тиеш, чөнки алар мич ташында яначак.
Сәламәтлек турында беркайчан онытмаска, һәрчак кайгыртырга кирәк!
Нияз Бишбалта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев