Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле сандугачы

Дәвамы. Башы 46нчы санда.

Кичтем кырык елны бертоташтан,
Офыкларга зарыгып карадым.
Күндәм бурлак кебек җигелеп тарттым
Мәктәп дигән заман корабын.

Равил Сәйфетдиновның хезмәтләре бәяләнмичә калмады. Аңа «Россиянең мәгариф отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы» исемнәре, СССР Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, «Хезмәт ветераны» медале бирелде. 

Әтинең үз тәҗрибәсеннән алып язылган бик күп мәкаләләре «Мәгариф» журналында басылды. Ул гомер буе матбугат белән бергә яшәде. Өйгә дистәләгән газета, ким дигәндә биш-алты журнал яздыра иде. Безнең өйдә нинди генә китап юк. Әти гомере буена китап җененә сөренеп яшәде. Шәһәргә барган саен портфеленә китап тутырып кайта иде. Аларның ул берсен дә югалтмыйча сакларга тырышты. Китап сорап, үзебез һәм күрше авыллардан әллә кемнәр килә торган иде. Сораган китапларын табып биргәч (картотека булмаса да, ул аларның һәрберсенең кайда торганын белә!), түбәсе күккә тия иде. Әти гел шундый нәрсәләрдән тәм табып яшәде, ул акча исәбен гомер буе белмәде. Ә менә бик кадерле берәр китабын югалтсалар (андый очраклар булгалады), иң зур нәрсәсен югалткандай, шактый эче пошып йөри иде.

Мөгаен, безнең өй китапханәсендәге китапларның берсе дә укылмый калмагандыр. Чөнки әти бик күпне белә иде. Мин кечкенәдән әтигә нинди генә сорау бирсәм дә, шунда ук җавап бирә алуына шакката идем. Авылда яшәүче Рәхим абый («Җил» кушаматлы) кроссвордлар чишәргә ярата иде. Белми торган сүзләре булганда, гел әтигә шалтырата. Рәхим абый телефоннан әтигә сүзнең мәгънәсен укый.

Әти: «Биш хәрефлеме, җиде хәрефлеме» , – дип кенә сорый да шунда ук җавапларын әйтеп бирә.

Бик эрудицияле, энцик­лопедик белемле кеше иде ул. Әти телләрне бик яхшы үзләштерә иде. Немец телен яхшы белде. Гарәп телен дә шактый гына үзләштереп, Коръәнне укыганда, тәрҗемә итеп бара иде.

Әти – шигырьләренә үз вакытында Хәсән Туфан югары бәя биргән үзенчәлекле шагыйрь.

Мәктәп елларыннан алып гомеренең азагына кадәр ул иҗат белән шөгыльләнде.
Узган гасырның 50нче елларында – «Хрущев җепшеклеге» чорында ук шигърият яратучыларга Равил Сәйфетдинов иҗаты яхшы таныш була. Аның шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре көндәлек матбугатта һәрдаим бас­тырыла тора. 1965 елда Мулла Иленә очрашуга килгән Хәсән Туфан «Совет әдәбияты» журналында басылган «Күл буенда» шигырен яттан укып күрсәтә һәм «образлы язылган шигырь» дигән бәясен дә бирә. Әтинең 1958 елда басылып чыккан «Далада туган хисләр» дигән шигырьләр циклы бар. Аңарга сүз башын бик тә җылы итеп үзе дә җәй буе Казахстанда командировкада булган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен язган. Үзенең «Чирәм җирләр сулышы» исемле әдәби җыентыгының (1960) «Икмәк, мәхәббәт һәм романтика» (98-153 б.) хикәясендә ул Казахстан далаларында «чирәм җирләрне үзләштерү»дә катнашучы Равил Сәйфетдиновны Муса Җәлил исемендәге отрядта эшләгән шагыйрь-студент Сәйфи Чирәмле Рәхимов образында сурәтләгән.

Халык шагыйре Илдар Юзеев «Ак төнбоек күлләрдә» (1998) дигән шигырьләр цик­лының сүз башында аның турында үзе «мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес»ләрнең берсе дип язган. Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин үзенең биш томлы «Сайланма әсәрләр»ендәге «Шигырь мәҗнүне» (Шагыйрь – мулла-укытучы Равил Сәйфетдин) (2013, икенче том) исемле саллы мәкаләсендә «әлегәчә тиешле бәясен алмаган шагыйрь» Равил Сәйфетдинов иҗатына югары бәя бирә. (489-510 б.)

Әтинең шигырьләре дә, проза әсәрләре бик матур телдә язылган. Ул үзенең талантлы әдип икәнен бик яхшы белә иде. Роман яки повесть язу турында да хыялланды ул. Ләкин һаман да үзенең эше күплегеннән гаҗиз иде. Бик күп вакытын мәктәп эше алып торды аның.

Инде хәзер ничек өлгерергә?
Эшләнмәгән эшләр тау-тау тора.
Кайгырмас та идең әле –
Гомерләр бит узып бара.

Язылган әсәрләренә карата әти бик тә таләпчән булды. Аның әле бастырылмаган шигырьләре дә бар. Бастырып чыгарылган китапларына ул үзе иң әйбәт дип санаган әсәрләрен генә туплады. Һәрберсен яңадан карап чык­ты. Әти бик тыйнак кеше булып калды. Үз вакытында олы шагыйрьләребез бәясен алган шагыйрь була торып та, үзенең шигырьләрен китап итеп
бастырырга, Язучылар советына керергә ашкынып йөрмәде. Беренче китабы инде олы яшькә җиткәндә генә бастырылды. Исеме дә «Кичке шәфәкъ» дип атала.

Рөстәм Сәйфетдинов.
Яшел Үзән шәһәренең 16нчы мәктәп директоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев