Мулла Иле көтүче таба алмый
Бүгенге көндә авылларда элеккеге кебек урам тутырып мал-туар җәйләүдән кайтмаса да, көтү чыкканны күрү күңелгә үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Димәк авыл яши, сулый, халкы да бердәм.
Безнең чем кара, ак башлы шук сыерыбыз сулга борылмый гына өйгә туры бик сирәк кайтты. Ул чакта адашып калган сарыкларын, сыер-бозауларын эзләп йөрүчеләр күп иде. Шул күңелле чаклар сагындыра бүген. Шуңа да тынып калган, буш авыл урамы буйлап тузан туздырып хуҗалыгына ашыгучы малларны күргәч, әле ярый авылдашларым терлек асрый дип сөенеп куясың. Әйткәнемчә, Олы Ачасырда ике көтү 10 майда чыкты. Быел көтүчеләр яңарган, бер сыер башына аена 1000 сум түлисе. Ә районыбызның башка авыл җирлекләрендә көтү чыкканмы? Авыл урамы буйлап малларын йөртүчеләр белән ничек көрәшәләр икән, сораштыруым шул хакта.
Рәис Кәримов, Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы:
– Бездә көтү чыкты, бер сыер башына 1500 сум, көтүчене ашатмыйлар. Әлегә урам буйлап хуҗасыз йөргән мал-туар күренми. Алга таба да булмас дип ышанасы килә. Көтүгә чыгармаганнар кырга бәйләп куя. Штраф салуга кадәр барып җитмәбез, дип уйлыйм.
Камил Шәкүров, Норлат авыл җирлеге:
– Норлатта көтү инде бик күптәннән чыкмый. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар малларын болынга алып чыгып үзләре көтә. Норлат авыл җирлегендә әле менә бүген урамда йөргән хуҗасыз терлекләр мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмә узды. Алдагы елларда әлеге мал хуҗаларына кисәтү ясаган булсак, быел шунда ук 5000 күләмендә штраф салачакбыз. Ел да 7-8 мөгезле эре терлек авыл урамы буйлап, пычратып, утырткан үсентеләргә зыян салып йөри. Бу тәртипсезлеккә нокта куяр вакыт. Һәм штраф салырга авыл җирлегенең хокукы бар. Гагарин урамындагы 46нчы йорт каршындагы игъланнар тактасында бар мәгълүмат та тәфсилләп язылган. Мин белмәдем дигән сүз булмасын иде.
Илдар Сәлахиев, Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы:
– Авыл халкы дүрт күз белән көтү чыгуны көтә, әлегә тырышып эзләсәк тә, көтүче таба алмыйбыз. Авылда эшсез ятучы ир-атлар юк түгел, алар бик күп, әмма көтүченең хезмәте авыр, ул сине җәй буена бәйләп куя. Минем бу хезмәт ияләрен көтүче дип әйтергә телем дә әйләнми, малларны караучы дияр идем. Соңгы елларда урамга терлекләрен чыгаручылар да кимеде, халык аңлырак була башлады.
Малларын урамга чыгарып җибәрүчеләр белән быелдан ныклап көрәшәчәкләр. Авыл халкының да капка төбенә матур агач-куакларын утыртып, чәчәк түтәлләре ясыйсы килә. Ә андый тырыш, гүзәллеккә гашыйк гаиләләрнең күп булуын район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы оештырган бәйге аша яхшы беләбез.
– Авыл җирлегендә дә чәчәкләргә күмелеп, капка төбенә клумбалар ясап, матурлыкта яшәргә мөмкин бит. Төзек, чиста, күзләрне иркәләп торучы чәчәкләр үсеп утырган урамнан узуы үзегезгә дә күңелле. Авыл җирлеге башлыкларының терлекләрен урамга чыгаручыларны административ җаваплылыкка тартырга хокуклары бар, тартмасалар исә – үзләрен җәза көтә, – дип үз фикерен җиткерде район башлыгы Александр Тыгин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев