Мәскәүдә коронавирустан өч яшьлек баланың үлемен кире кактылар
Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты 16 майда хәбәр ителгән өч яшьлек баланың үлеменә коронавирус инфекциясе китергән дигән мәгълүматны кире какты.
Хәбәр департамент сайтында бастырылган. Депутат гаризасы нигезендә, бала Морозов хастаханәсенә 12 майда "тешләрнең хроник периодонтиты фонында периостит" диагнозы белән килгән. Аңа ашыгыч операция ясала, шуннан соң аның хәле яхшыра. Әмма өч сәгатьтән ул кискен начарлана, баш мие шеше белән септик шок хәлендә реанимациягә күчерелә. Ни кызганыч, баланы коткарып кала алмыйлар.
15 майда вафат булучыга коронавируска тест ясыйлар, нәтиҗәсе тискәре була. Моннан тыш, инфекциянең чагылышлары һәм үпкә ялкынсынуы датабылмый. Үлемнең төгәл сәбәбе махсус тестлар ясаганнан соң ачыкланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев