“Мәшәкатьсез” өй сыры
Ингрeдиeнтлар: -1 литр сөт -1 аш кашыгы эре тоз -200 мл каймак -3 йомырка
Әлеге сырны укроп, кинза, әстерхан чикләвеге, зәйтүн җимеше, паприка кушып ясарга мөмкин. Кемгә ничек ошый.
Ясау:
Сөткә тоз салып, кайнатырга. Каймакны йомыркалар белән кушып болгатырга һәм нәзек кенә итеп кайнап торган сөткә агызырга. Бутап торып, 3-4 минут пешерергә.
Эре кисәкләр барлыкка килгәч, киселгән укроп кушарга. Аннары сырны марля яки иләк аша сөзәргә. Сыгып, өстенә әйбер бастырып, төнгегә суыткычка куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев