Мошенникларның төп коралы – банк картасы
Яшел үзәнлеләр бер атнада ялганчылардан 350 мең сумга якын акчасын алдырган.
Мошенниклардан алдануның бик нык артуы турында кисәтеп торабыз. Әмма аңа карап очраклар кимеми дә, бетми дә. Кайвакыт эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына карасаң, чәчләрең үрә торырлык. Яшел үзәнлеләр акчаларын югалтуларын дәвам итә.
Алдауларның күбесен үз эченә алган бушлай сайтлар белдерүләре буенча кәсеп итүче мошенниклар, беренче чиратта, кешенең банк картасының мәгълүматларын белергә тырыша. Аны товар өчен түләү, түләнгәнне кире кайтару сылтавы белән таләп итә. Бу мәгълүматларны хәбәр итәргә ярамый, югыйсә. Акча күчерү өчен банк картасына бәйләнгән телефон яки счет номерын белү дә җитә.
Узган атнада, мәсәлән, 22 яшьлек яшел үзәнле сайт аша 7 мең сумга алданган. 34 яшьлек хатын-кыз билгесез затка ышанып, банк картасыннан - 13 меңен, 66 яшьлек васильеволы - 109500 сумын, 64 яшьлек ир-ат 105000 сумын алдырган.
Соңгы вакытта, җәйге ялларга бәйле рәвештә, махсус сайт аша авиа билетлар алу-сату белән дә халыкны нык алдыйлар. Бу юлы ялганчылар кулы белән 38 яшьлек осиноволының банк картасыннан 26190 сум акчасы үзләштерелгән. 35 яшьлек яшел үзәнле поездга ялган билетны сайт аша 3938 сумга сатып алган.
Банк карталары белән мошенник лар ниләр генә эшләми. Еш кына алар нинди дә булса кушымта (приложение) урнаштырырга, кешеләргә акчаларын резерв счетка күчерергә тәкъдим итә, яисә картага чикләү куелды (блокировка), яки картадан акча күчерергә маташулары, шуңа да аны чикләргә кирәклеге турында хәбәр итә.
Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте буларак таныштыра. Әмма банкның бу хезмәте бервакытта да клиентларга шалтыратмый. Менә шундый юл белән мошенниклар 69 яшьлек яшел үзәнленең 37 мең сумын алган да инде.
Соңгы вакытта кеше исеменә кредит алучылар да ишәйде. Бу юлы 31 яшьлек яшел үзәнле исеменә 260 мең сумга кредит бирелгән. Нәтиҗәдә, бу хатын-кызга 46800 сумга зыян китерелгән.
Мошеникларның төп максаты – картаның өч санлы кодын белергә тырышу. Аны беркемгә дә әйтергә ярамый. Банк хезмәткәрләренә картаның, счетларның кодлары да, парольләре дә, номерлары да кирәк түгел. Шикле операцияләр булса, алар хәбәр итмичә дә картаны ябып куя ала.
Әгәр шикле шалтырату була икән, сөйләшүне туктатып, картада күрсәтелгән номер аша банк белән элемтәгә керергә кирәк. Шикле кеше шалтыраткан номерга кире шалтыратырга ярамый. Ул күп каналлы банк телефонына ошаса да, ялган номер булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев