Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан

Россиялеләр телефон мошенникларының элекке алымнарын белеп бетергән, хәзер аларга эләкми башлаган. Тик кеше талап баючылар да тик ятмый, җинаятьчел схемаларын яңартып кына тора.

Моңа кадәр телефон алдарлары адәм баласын тиз генә талау ягында иде: шалтыраталар, берничә минут эчендә аның башын әйләндереп, үз акчасын чит исәпкә күчертәләр. Хәзер халыкның кибербелемлелек дәрәҗәсе үскәннән-үсә, гади алымнар белән генә акчасын урлап булмый.

Соңгы вакытта ялганчылар кешеләрнең акчасын мессенджерлар оештырган акча приз лары аша алуны уйлап тапкан. Конкурста катнашучыларга бер ничә мең доллар күләмендә приз вәгъдә итәләр, әмма отышны конвертацияләү өчен комиссия түләүне сорыйлар икән. Шулай итеп, мошенникларның яңа хәйләсе – «Мессенджерлар акция се». Җинаятьчеләр челтәрдә конкурс турында хәбәр итә, янәсе, халык санын алу өчен популяр программалар оештырылган. Әгәр кеше сылтама буенча шул сайтка керсә, ул фишинг сайтына эләгә, анда акциянең приз фонды
1 миллион доллар тәшкил итә, дип язылган була.

Конкурста катнашырга теләүчеләргә теләсә кайсы мессенджерны сайларга тәкъдим итәләр, шуннан соң сайт бүләк күләмен бирә. Аннары «Админис тратор» чатына күчәргә тәкъдим ителә, анда кешегә аның социаль челтәрдән топ 100 катнашучы булуын һәм тагын биш акча призы алырга мөмкинлеге хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, «отыш» суммасы берничә мең долларга җитә.

Әмма РФ законнары резидентлар арасында чит ил валютасына күчүне тыя, шуңа күрә «банк операторы» чатта акчаны конвертацияләү өчен комиссия түләргә тәкъдим итә. Моның өчен карта номерын, хуҗасының исемен, гамәлдә булу вакытын һәм әйләнеш ягыннан өч урынлы кодны кертүләрен, ә аннары операцияне

СМС-хәбәр коды белән раслауны сорыйлар. Шул рәвешле, мошенниклар комиссия не генә түгел, ә кешенең исәп-хи сабындагы бөтен акчаны урлый ала.
Әгәр конкурста катнашу өчен «комиссия» яки «взнос» түләргә сорый лар икән, моны эшләргә кирәкми. Андый операцияләрне мо шенниклар гына сорый. Исе гездә тотыгыз, валютаны конвертацияләгәндә комиссия аерым түләнми, ул автомат рәвештә алына. Бу хакта банк хезмәткәрләре дә кисәтеп тора. Сак булыйк, бушлай сыр тәбедә генә була шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев