Мөселман мәхәлләсе зур югалту кичерә
Казанда төзелгән 40 мәчет архитекторы Искәндәр Насыйров вафат
Бүген Казанда, авыру нәтиҗәсендә, Казан мәчетләре архитекторы, мөселман культ архитектурасын тикшерүче Искәндәр Насыйров вафат булды. Аңа 38 яшь иде.
Насыйровның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.
«Искәндәрнең китүе кайгы булган һәркемгә сабырлык һәм түземлек телим. Бу татар җәмәгатьчелеге өчен кире кайтарылмаслык югалту. ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең якыннарының чын күңелдән кайгыларын уртаклашам», — диде ул.
Насыйров 100 мәчет проекты авторы, шуларның 40ы гамәлгә ашырылган. Алар арасында Казанның Имәнлек урамында урнашкан Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете дә да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев