Мөһим! «Кайнар» кануннар тормышны җиңеләйтерме?
2025 елның 1 июненнән берничә яңа закон үз көченә керәчәк . Үзгәрешләр социаль ярдәм, финанс, хезмәт күрсәтү һәм илебез территориясенә керү өлкәсенә кагылачак. Без җәйнең беренче аеның төп яңалыкларын тупладык.
Социаль түләүләр арта
Төрле категориядәге гражданнар өчен социаль түләүләр артачак. Алар арасында:
- 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар;
- инвалидлар;
- эшләүче пенсионерлар.
80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар икеләтә билгеләнгән түләү алачак, уртача ул 8907,7 сум тәшкил итәчәк.
Май аенда I группа инвалидлыгы ачыкланган кешеләргә дә шундый ук түләү каралган. Яңадан исәпләү автомат рәвештә булачак.
Өстәмә түләү бер генә булырга мөмкин, әйтик йә инвалидлык, йә 80 яшькә җитү буенча.
Эшләүче пенсионерлар эштән киткәннән соң, узган чордагы кебек үк, индексацияләнгән түләүләрне ала алачак.
Ә гаиләләрендә тәрбияләнүчеләр барлыкка килгән пенсионерлар теркәлгән иминият пенсиясенең өчтән бер өлешенә, ягъни 2969,23 сумга арттыруны сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Һәрбер иждивенец өчен ул өстәмә түләү алырга мөмкин, әмма аларның саны өчтән дә артмаска тиеш.
Яшүсмерләр табышы кертелмәячәк
Хәзер 18 яшькә җитмәгән балаларның керемнәре социаль түләүләргә һәм пособиеләргә йогынты ясамаячак. Алар гаиләнең җан башына уртача кереме хисабында исәпкә алынмаячак.
Үзеңә кредит алуга тыюны бетерү кыенлашачак
Июнь башыннан Дәүләт хезмәтләрендә кредитка үз-үзен тыюны бетерү өчен пароль буенча керү генә җитмәячәк. Хәзер гамәлдән чыгаруны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (УКЭП) белән расларга туры киләчәк.
Шикле акча бирүне чикләячәкләр
Телефон һәм интернет-мошенникларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән закон үз көченә керәчәк.
Ул банкомат аша уздырыла торган операцияләрне җайга салачак. Әгәр акча биргәндә банк клиентның ирекле ризалыгы булмау билгеләрен сизсә, ике тәүлек эчендә тәүлегенә 50 мең сумга кадәр акча бирүне чикләячәк, ә өстәмә рәвештә аена 100 мең сумга кадәр дә булырга мөмкин.
Акча күчерүләргә контроль
1 июньнән үз көченә кергән тагын бер федераль закон акча «юуга» каршы тору турындагы гамәлдәге 115-ФЗны тулыландырачак. Ул Росфинмониторинг хезмәтенә җинаять юлы белән алынган акчаларны легальләштерүдә яки экстремизмны финанслауда шикләнелгән клиентларның күчерүләрен туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Блокировкалар барыннан да элек дропперларга түгел (шул схемада катнашып, алынган акчаларны «агартучылар»), ә җинаятьчел схемаларны оештыручыларга кагылачак. Ягъни, гади гражданнарга борчылырга кирәкми, әмма күчерүләргә ялгыш блокировка куелу куркынычы булса да. Бу очракта банк белән элемтәгә керергә һәм аның хезмәткәрләре инструкцияләре буенча эш итәргә кирәк. Блокировка үзе ун көн дәвам итәргә мөмкин.
Физик затлар арасында акча күчерүләргә салым салырга мөмкиннәр
Федераль салым хезмәте физик затлар арасындагы күчерүләрдән соң салымнарны тулысынча исәпләп чыгара алачак. Бу шәхси счетлардан бизнес алып баручы яки нигездә салым түләүдән читләшүче гражданнар өчен эшләнгән. Мисал өчен, хезмәтләр күрсәткән яки милекне саткан өчен түләүне шәхси банк картасына күчергәндә.
Риск төркемендә – рәсми керемнәре булмаган физик затлар һәм компанияләрнең зур суммада акча күчерүләрен хәзер салым салына торган дип танырга мөмкиннәр.
Дусларга һәм туганнарга акча күчерү, бурычларны кайтару һәм бер тапкыр бирелә торган бүләкләр куркынычсыз санала.
Кодлы СМСлар — шалтырату беткәч кенә
Июньдә яңа канун ярдәмендә мошенникларга чит акчаларны үзләштерү катлаулырак булачак. Хәзер кәрәзле элемтә операторлары банклар һәм Дүләт хезмәтләре аккаунтлары белән бәйле операцияләрне яки гамәлләрне раслау өчен җибәргән СМСларга кодлар җибәрүне тоткарларга тиеш булачак.
Срогы чыккан дарулар тыелачак
Июнь башыннан ук Россиядә вакыты чыккан даруларны сатуны тыя торган система эшли башлаячак. Ул мартта кертелгән канунны тулыландырачак – аның буенча мониторинг системасында булмаган дарулар сатуга тыю барлыкка килде.
Яңа система уникаль идентификацион номер ярдәмендә Россиядә бары тик сыйфатлы даруларны гына сатуга кертергә ярдәм итәчәк.
Сканер яраклылыкның вакыты чыкканын гына түгел, ә ялганны да, шулай ук куллану туктатылган яки тыелган препаратларны да теркәячәк.
Чит ил кешеләрен QR-код буенча
Визасыз илләрдән чит ил кешеләренә килүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә – мәсәлән, Әрмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Таҗикстан гражданнары.
«Госуслуги RuID» кушымтасы аша алдан QR-код алырга кирәк булачак. Моның өчен аны телефонга күчереп алырга, фотографияләр белән шәхси кабинет ачарга кирәк. Гариза шулай ук кушымтада, керергә 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча тутырыла. Ул 90 көн гамәлдә булачак. Анда илгә керү һәм булу вакыты күрсәтелгән булырга тиеш.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев