Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Модуль» транспорт-экспедитор компаниясе Яшел Үзән районында контейнерлы йөк ташу хезмәт күрсәтү өчен терминаль-логистика һәм күчереп төяү комплексы рәвешендәге халыкара транспорт хабы төзелергә мөмкин

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Модуль» ҖЧҖ хуҗасы һәм генераль директоры Александр Альтшуллер һәм компаниянең коммерция директоры Владимир Гай белән очрашу кысаларында тиешле мөмкинлек буенча фикер алышты.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев катнашты.

Татарстан бизнес-омбудсмены матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, төзелеш өчен Яшел Үзән районы Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге (ММЛҮ - СММЛЦ) территориясе карала, проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 млрд сумнан да ким булмаячак.

- Проектны гамәлгә ашыру экспорт һәм чит ил транспорт-экспедитор хезмәтләрен, шул исәптән "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Татнефть" ГАҖ, "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ, "Даймлер Камаз Рус" ҖЧҖ, "КАМАЗ" ГАҖ һ.б. предприятиеләре өчен дә, тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

- ММЛҮдә яңа терминаль-логистика комплексы булдыру Татарстан Республикасында халыкара контейнерлы ташуны үстерү буенча яңа сыйфатлы этап булачак. Моның нәтиҗәсе транспорт инфраструктурасына миллиардлаган инвестицияләр генә түгел, яңа производстволар төзү да булачак. Нәтиҗәдә республика бюджетына салым кертемнәре артачак һәм яңа эш урыннары булдырылачак, - дип ассызыклады Габделганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев