Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мобиль кабул итүләр яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә

24 июльдән Татарстанда “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү бүлекләре эшли башлады.

“Бердәм Россия” символикасы белән бизәлгән алты автобус  республика буенча һәркайсы үз зонасы буенча йөри. Һәр районда яшәүчеләргә  “Бердәм Россия”гә һәм аның кандидатларына  Дәүләт Советының яңа составында эш өчен үз поручениеләрен җиткерү  мөмкинлеге бирелде.

Безнең Яшел Үзәндә мондый кабул итүләр Осиновода, Васильевода һәм Әйшәдә булды. Норлат зонасында да аларны көтәләр. Яшәүчеләрдән кандидатларга бик күп сораулар бирелде. Аларның һәрберсе игътибар үзәгенә алына.

Халыктан килгән бөтен мөрәҗәгатьләр кәгазь формада кабул ителеп, электрон базага кертелә.  Алар эшкәртелгәннән соң 2-3 көн эчендә мөрәҗәгать итүчеләр белән депутатлыкка кандидатлар элемтәгә керә, проблемаларны хәл итү юллары эзләнә.

24 августтан алып 6 сентябрьгә кадәр гражданнарны 650 кабул итү уздыру планлаштырыла. Мобиль кабул итүләр һәр көнне (дүшәмбе һәм сишәмбедән кала) 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.  Алдан язылырга кирәкми.  Мөрәҗәгатьне “Минем депутат” сайтында электрон формада яисә 8800-201-16-00 телефоны аша шалтыратып та биреп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев