Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөмкинлекләре чикле кешеләрне дәүләт онытмый

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә.

Аларга инвалидлык буенча иминият, социаль һәм дәүләт пенсиясе кебек түләү төрләре каралган.
Бүгенге көндә Татарстанда 56189 кеше инвалидлык буенча пенсия ала.
Болардан тыш, төп түләү төрләренә күләмнәре ел саен индексацияләнүче айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы да керә.

Инвалидлык буенча иминият пенсиясе I, II яисә III төркем инвалид дип табылган һәм ким дигәндә 1 көн иминият стажы булган гражданнарга билгеләнә. Бу очракта инвалидлык алуның сәбәбе, аның кайчан алынуы, гражданинның эшләү яисә эшләмәве әһәмиятле түгел.
Социаль пенсия I, II, III төркем инвалидларга, шул исәптән тумыштан физик мөмкинлеге чиклеләргә, инвалид балаларга һәм хезмәт стажы булмаган гражданнарга түләнә. Бу очракта кешенең Россия Федерациясе территориясендә даими яшәве һәм «хезмәткә яраксыз» категориясенә керүе шарт.

Хәрби хезмәт, космик очыш яисә очышка әзерләнү, радиация яисә техноген һәлакәт нәтиҗәсендә инвалид булып калган гражданнар дәүләт пенсиясе ала.
Инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия алучылар, аерым шартлар үтәлгән очракта, картлык буенча социаль яки иминият пенсиясенә күчә ала.
Айлык акчалата түләү – Пенсия фондының инвалидларга социаль ярдәм йөзеннән билгеләнә торган түләүләрнең берсе. Ул ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган тоткыннары, радиация тәэсирендә каза күргән аерым төр категория гражданнарга билгеләнә.

«Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен бүгенге көндә Пенсия фондына килү кирәкми. Аны Россия Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза юллап рәсмиләштерергә мөмкин, киләчәктә әлеге хезмәтне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә билгеләүгә күчү күздә тотыла, ягъни пенсия гражданнарга инвалидлык бирелүгә автомат рәвештә билгеләнәчәк», – дип аңлата Татарстан Пенсия фонды идарәчәсе Эдуард Вафин.

Инвалидлык буенча барлык төр пенсия ләр хәзерге вакытта инвалидларның федераль реестрыннан файдаланып билгеләнә. Мөрәҗәгать итүче инвалид бары гариза гына тапшыра, калган барлык мәгълүматларны фонд реестрдан һәм үзенең мәгълүмат системасыннан ала.

Реестрдан файдалану кайбер хезмәтләрне инвалидларга гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, айлык акчалата түләү гариза алмыйча билгеләнә. Барлык процесс автомат рәвештә, медико-социаль экспертиза бюросыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла. Болардан тыш, яңа короновирус авыруы таралуны кисәтү максатында, Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе дә әлегәчә гамәлдә, киләсе елның мартына кадәр инвалидлык буенча пенсия алу автомат рәвештә алып барыла.

Инвалидлар яисә инвалид балаларны йөртә торган автомобильләрнең парковкалардан түләүсез файдалана алу буенча гаризаны онлайн вариантта, ягъни Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, физик мөмкинлекләре чиклеләрнең федераль реестры сайтындагы «Инвалидның шәхси кабинеты» аша яисә күпфунцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев