Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзәндә юл эшләренең барышын тикшерде

Беренче пункт – шәһәргә керү стеласы.

Башкала урамы буенча хәрәкәт, ремонт белән бәйле рәвештә, тукталып торды. Шәһәр мэры эшләрнең ничек алып барылуын карады, «боҗра»да клумбаны яшелләндерүгә зур игътибар бирде. Биредә төзекләндерү шул көнне үк башланды. Муниципалитет башлыгы яшел үсентеләргә су сибү системасын җентекләп эшләргә кушты.

Икенче участок – Хаҗиев урамы. Биредә юл эшләре тулы куәтенә бара. Сүз уңаеннан, социаль челтәрләрдә халык юлның тараюы турында язган:

– Юлның киңлеге элеккечә кала, бары тик ян ташлары куелды. Әлегә, асфальт түшәмәсе булмау сәбәпле, визуаль яктан юл таррак кебек күренә, – дип аңлатты Төзелеш һәм инфраструктура үсеше департаменты җитәкчесе урынбасары Регина Ясельская.

Королев урамында муниципалитет башлыгы тукталу «кесәләре»н  оештыруга игътибар итте.

– Шәһәрдә автомобильләр кую өчен «ташландык» урыннар азрак булырга тиеш, юл эшләрен формалаштырганда аларны исәпкә алуыгызны һәм планга кертүегезне сорыйм, – дип билгеләде Михаил Афанасьев.

Моннан тыш, Гоголь урамнарын да карадылар, анда эшләр тәмамлану стадиясендә – якын арада яңа тукталыш павильоннары урнаштыруга тотыначаклар. Шәһәрне әйләнеп, тикшереп йөрүләр даими уза, барлык җитешсезлекләр, халыктан килгән ризасызлыклар буенча җитәкчелек хәбәрдарбар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев