Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миннехановтан сайлауларда катнашуын сорадылар: «Сез – безнең төп яклаучы»

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов Социаль хезмәткәр көнендә «Восхождение» реабилитация үзәгендә булды.

Ул биредә "Ватанны саклаучылар" фонды координаторлары белән очрашты. Социаль координаторларның берсе – Римма Сыдыкова – Миннехановның киләсе сайлауларда катнашачагына ышаныч белдерде. Бу турыда ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында хәбәр итте.

Татарстанда урнашкан үзәктә бу елны махсус хәрби операциядә катнашканнар өчен стационар бүлек ачылды.

Җылы очрашу чәй өстәле артында иркен атмосферада узды. Махсус хәрби операциядә катнашучының тормыш иптәше, социаль координатор Римма Сыдыкова Рөстәм Миннехановка ире һәм аның хезмәттәшләре исеменнән сәлам җиткерде һәм Татарстан Рәисенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул әңгәмә дәвамында Миннехановка шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать итте:

"Сез – безнең Татарстанның төп яклаучысы. Киләсе сайлауларда катнашуыгызны бик теләр идем", – диде ул.

Видео: Лилия Галимова Телеграм-каналы

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев