Минем тормыш – ачы бер тарих
Сугыш елларының барлык газапларын үз җилкәләрендә күтәрүчеләр, йөрәге аша уздырган кешеләр миллионнарча. Әнә шул миллионнарның берсе – Мансур Гафаров. Бүген ул хәтер сандыгын актара.
IV сыйныфны тәмамлагач, 7нче бригадага эшкә җибәрделәр. Үзебез укыйбыз, үзебез эшлибез. Безне ындырга эшкә беркеттеләр. Анда салам да кагабыз, көшелне аерып, бөтен көчебез белән этәбез. Барабанга бирәсе көлтәне күкрәккә терәп, бар көчебезне җыеп эшли идек. Бары икмәк кенә җыелсын да фронттагылар гына ачыкмасын! Башта әнә шундый уйлар гына иде.
Шулай итеп 1948 елда мәктәпне тәмамлап, каз көтүе көттем, дежур тордым.
Сугыш вакытында иң җанга тигәне кием-салымның булмавы, утын юклыгы иде. Чабатага да туймаган чаклар иде бу. Алмашка кияргә кием юк. Өскә ишелергә торган урман янында яшибез, ягарга утын юк. Утын булса да, чи, мичне ягып җибәрә алмыйча җаннар алына иде.
Эштән башканы күрмәдек тә диярлек. Мәктәпне тәмамлагач, тай белән җир себерү дә эләкте әле. Иртәнге 3тә уяталар иде, аннары эшкә китәбез. Эшкә киткәндә каланча сугалар. Уникенче яртыда гына кырдан арып-талып кайтабыз да 1дә тагын эшкә китәбез. Без күргәнне санап бетерерлек түгел, ләкин ил белән күтәрдек.
1945 елның язы җитте. 9 май иртәсе хәзер дә күз алдымда. Төнлә бераз яңгыр явып үткән. Урам ямь-яшел, чиста. Ялтырап кояш та чыккан. Яшьтәшем йөгерә: «Сугыш беткән! Сугыш беткән!»
Бу кояшлы язгы иртә беркайчан да онытылмас.
Мансур Гафаров.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев