Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Минем «Дәүләт хезмәтләре» битенә займ буенча бурыч турында мәгълүмат килде

Чынлыкта мин бернинди займнар да рәсмиләштермәдем, бу очракта миңа нәрсә эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Бүгенге көндә алдауның актуаль вариантларының берсе – җинаять челәрнең берни дә шикләнмә гән кеше исеменә кредитлар яки займнар рәсмиләштерүе.
Беренче чиратта, сезгә карата мошенниклык гамәлләре факты турында, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алга таба кредит/заем шартнамәсен гамәлгә яраксыз дип тану турында судка дәгъва гаризасын бирегез. Монда сезнең акча алмавыгызны исбатларга: суд процессы барышында килешүдә торган имзага язу рәвеше (почерковедик) экспертизасын уздырырга, займны рәсмиләштерү көнендә кайда булганлыгыгызны исегезгә төшерергә кирәк. Андый килешүләрне зыян күрүче бер тапкыр да булмаган шәһәрләрдә еш рәсмиләштерәләр.
Шуңа күрә, сез бу көнне булган дәлилләрне (башка шәһәрдә булсагыз – билетлар, шаһит күрсәтмәләре һ.б.) бирегез, кертелгән мәгълүматларның чынбарлык белән туры килүен тикшерегез. Аларда аерма булган очракта, хәтта кечкенә моментларны да күрсәтегез. Микрофинанс оешмасы сайтына чыккан электрон җайланманың (мәсәлән, IP-адрес) урынын билгеләргә, һәм ул вакытта үзегезнең ул урында булмавыгызны исбатларга була.
Үзегезне мондый мошенниклык гамәлләреннән саклау өчен, кредит тарихын ярты елга бер тапкыр тикшерегез. Моны «Дәүләт хезмәте» аша, кредит тарихларының үзәк каталогына запрос җибәреп, шулай ук «Дәүләт хезмәте» аша башкарма производстволар турында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев