«... Минем дәү әнинең балачагы бик авыр вакытларга туры килгән, сугыш башланганда аңа нибары 9 яшь булган.
Шул елда ул 2нче классны тәмамлаган һәм башка укырга бармаган да инде, чөнки кияренә юк, ә мәктәп әллә ничә километр ераклыктагы авылда булган.
Көндезләре эштә узган, кичләрен апасы белән йон эрләгәннәр.
Алар гаиләдә дүрт бала булган һәм әниләре белән генә яшәгәннәр, әтиләре сугышка кадәр үк, гражданнар сугышында алган яраларыннан үлгән.
Ул елларда атлар алтын бәясе булган, чөнки бөтен эш алар һәм кешеләр көче белән башкарылган. Дәү әниемнең әнисе атлар караган, ашаткан, көткән, бүреләрдән саклаган. Ә әбием шул яшендә генә булса да, башка балалар белән ашлык суктырган. Хәзерге 9 – 10 яшьлекләрне күз алдына да китереп булмый авыр хезмәттә, ә алар чыдаган һәм зарланмаган. Киярләренә дә, ашарларына да булмаган.
Шаклар катып тыңлый идек әбием сөйләгәннәрне, әкияткә охшатып, ә бит барысы да чынбарлыкта булган. Ничек түзделәр икән, дим, Аллаһ сакласын андый кыенлыклардан, дөньяларыбыз тыныч булсын иде...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев