Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МХОдә катнашучы Руслан Сибгатуллин: «Минем бабай сугышкан. Мин дә балаларыма үрнәк күрсәтергә теләдем»

Патриотлар безнең арада яши һәм аларның тәвәккәллекләренә, батырлыкларына сокланып туймыйсың. Алар – үрнәк. Шундыйлардан яшел үзәнле Руслан Сибгатуллин махсус хәрби операциягә баруны үзенең бурычы итеп куйган.

Сибгатуллиннар гаиләсендә Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәшкән разведчик бабалары хатирәсен кадерләп саклыйлар.

Патриотлар безнең арада яши һәм аларның тәвәккәллекләренә, батырлыкларына сокланып туймыйсың.
Алар – үрнәк.
Шундыйлардан яшел үзәнле Руслан Сибгатуллин махсус хәрби операциягә баруны үзенең бурычы итеп куйган. Кемгәдер аркаланып, сәбәпләр эзләп тә йөрмәгән, карарны Ватаны өчен кирәклеген аңлап кылган.
МХОга ул узган җәйдә китә. Башта әнисе белән киңәшләшә, әлбәттә. Ә кайсы әнинең кадерлесен ачыктан-ачык хәрби бәрелешләр кочагына җибәрәсе килсен. Әмма ул, әнисен яхшы белсә дә, уйлаганын гамәлгә ашыручылардан.
 

«Аллаһ Тәгалә шулай кушкандыр»

– Казанда операциядә идем, Руслан килде дә: «Әни, хәрби операциягә китсәм, ни әйтерсең?» – диде. Андый нәрсәне болай хәл итмиләр, кемдер яшеренеп йөри, барасылары килми, ә син нишләп шулай эшләргә булдың? – дидем, – дип сөйли Мәдинә Сибгатуллина. – «Аллаһ Тәгалә, шулай кушкандыр миңа», – диде. Ул вакытта ике ел диндә иде ул. Кайткач, тагын бер утырып сөйләштек. «Минем инде контракт әзер», – диде. Тагын бер тапкыр уйларга куштым.

«Юк! Минем бабай да сугышкан. Мин дә балаларыма үрнәк күрсәтергә, аларны сакларга тиеш. Сезгә бары бер теләгем: балаларны ташламагыз!» – диде.

Мәдинә ханым боларны сөйләгәндә күз яшьләрен әле дә тыя алмый. Улының карарын кабул итү бер яктан авыр булса, икенчедән – горурлык. Менә шул мизгелләрдән Сибгатуллиннар гаиләсе улларыннан көн саен хәбәр көтеп, ут йотып яши башлый.
Ә Руслан сугыш кырында беренче көннән үк алгы сызыкта штурмлау­чы булса да, әти-әнисенә шалтыратмый калган бер көне дә булмый.
Руслан МХОга кече сержант булып китә, аннан соң штурм взводы командиры итеп билгеләнеп, кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Ул камалыштан хезмәттәшләрен чыгара, әсирләрне кулга төшерә, яралыларны коткара. Шулай ук, һәлак булган һәм озак вакыт сугыш кырыннан чыгарыла алмаган ике хезмәттәшенең гәүдәләрен чыгаруы да билгеле факт.


 

Минут саен үлем белән очрашу
 

Алгы сызык ул – алгы сызык, анда минут саен үлем белән күзгә-күз очрашасың, сыналасың, якыннарың турында онытмыйча, исән калырга, дошманны җиңәргә тырышасың. Таякның авыр башы алдан баручыга төшә.

– Кешеләр бик аптырый иде, ничек инде алгы сызыктан шулай шалтырата ул дип. Декабрьдә ялга көттек без аны. Әмма җирәбә салганнар. Руслан аны якташына биргән. «Мин әлегә исән-сау, ә аңа ул кирәгрәк», – диде. Ялга март аенда гына кайтты, – дип сүзен дәвам итте Мәдинә ханым.


Русланның әтисе, Рәиф әфәнденең тел төбеннән улы белән горурлануы, аны хуплавы сизелә, аның һәрвакыт эш сөючән, җаваплы булуын билгели. Руслан Воркутада туган. Анда әтисе шахтер булып эшләгән. Яшел Үзәнгә алар Русланга 15 яшь тулганда кайткан. Икесе бергә йорт төзегәннәр. Шунда тату гаилә булып яшиләр. Йорт-җирләре бик матур, аны чын мәгънәсендә гөлбакчага әйләндергәннәр, эш сөючәнлекләре әллә кайдан күренеп тора.
Русланның ике улы бар: олысына – 19 яшь, суднолар төзү техникумының 3нче курс студенты. Кечесенә – 7 яшь. Руслан үзе дә суднолар төзү техникумында укыган кеше. Армия хезмәтен Домодедовода узган.

Әнисе сөйләвенчә, аннан да командирлардан Рәхмәт хатлары килеп торган. МХОда да Руслан­га ярдәме өчен рәхмәт укучылар күп.



Юраган төшләр дә туры килә
 

Хәзер Руслан Сибгатуллинның яраланып кайт­кан вакыты. Тәнендә 31 кыйпылчык йөртә. Бер ел дәверендә алгы сызыкта көне-төне дошман уты астында сугышып та, моңа кадәр бер яра да алмаган Руслан, бәхетсезлек очрагы белән, башы авыртып, госпитальгә барганда машиналары дрон-«камикадзе» астына эләгә. Әгәр дә ул азга гына төгәлрәк төшсә, күпкә начаррак буласы булган. Бәхетләренә, Русланның хәзер тәненең ярты ягы кыйпылчыклар белән тулса да, бармаклары сизмәсә, колагы ишетмәсә дә һәм өстәвенә, контузияле булса да, исән бит әле. Намаздагы Руслан һәрчак Аллаһ Тәгалә ярдәмен сизеп тора.


Гаҗәпләнерлек, Рус­лан­­ның әнисе ул яраланасы көнне төш күрә. Төшен юрап, улына нидер булачагын, әмма исән калачагын алдан белә. Шулай булып чыга да. Бу хәлнең әнисенең туган көненә туры килүе дә ни тора.
Хәзер Руслан өендә, туганнары янында, аларның җылысы һәм ярдәме астында. Ә яраларны төзәтергә, бик күп табиблар аша үтәргә, төрле диагнозлар ишетергә һәм сәламәтлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Әмма ул сугыш кырына китүенә үкенми. Түләүләрне беренче планга куймый. Бүгенге кебек, фантастик фильмнарда гына күргән югары технологияләр сугышы сайлау алдына куйса да, Руслан Россиянең һәм гаделлекнең җиңәчәгенә, нацизмның җиңеләчәгенә ышана. Җиңүне якынайтуга үзеннән керткән өлеш өчен горурлана. Без дә тизрәк тынычлык урнашуын, Руслан кебекләрнең хезмәтенең юкка узмавын телибез.


Иң мөһиме – дуслары ярдәме
 

Русланның дусларының яхшылыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар Төньяк Донецкка, Рубежноега гуманитар ярдәмне даими илткән. Алар арасында дроннар, автомашиналар, квадрокоптерлар, ноутбуклар, ашамлыклар һәм башкалар бар, санап бетергесез. Алгы сызыкка 18 миллион сумлык гуманитарка җыеп илткәннәр. Хәтта артистлар килеп концертлар куйган.


Видеороликлардан күренгәнчә, Руслан белән танышкач бергә видеога төшкән танылган кешеләрнең барысы да аның балаларына: «Әтиегез белән горурланыгыз! Ул сезнең чын герой!» – дигән мөрәҗәгатьләре дә ни тора. Хәзер өенә кайткач та дуслары, аеруча Дмитрий Пионтковский, Евгений Комиссаров аны ярдәмнән ташламый. Дуслык бәла килгәч сынала.
Бу көннәрдә безнең язмабызның герое дәүләт бүләге кайтуын көтә һәм аны тантаналы тапшырачакларына да ышана. Ул аңа чынлап та бик лаеклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев