Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Минем аны бәхетле итәсем килде...»

– Әниебезнең үлеме кинәт булды. Ике көн каты гына авырды да, биш баласын калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Каны агуланган, диделәр. Апабызга – 13, миңа – 10, бер энебезгә – 7, икенчесенә – 5, сеңлебезгә 1 яшь тә 3 ай иде. Җиде елдан соң әтиебез дә үлеп китте. Апамның Лаеш техникумында укыган чагы иде ул. Өй тулы ятим утырып калгач...

Аларның гаиләләренә ихластан сокланып кайттык. Бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә дә, киң күңелле, туган җанлы булуларына да, тырышлыкларына да. Сүзебез Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Гүзәл һәм Зөфәр Фәйзрахмановлар турында.

Ятимлек ачысы

Гаиләнең тормыш йомгагын сүтү Зөфәр абыйның: «Мин хатынны зур бирнә – ике энесе һәм сеңлесе белән алып кайттым», – диюдән башланды. Гүзәл апаның балачагы, язмышы чыннан да бик гыйбрәтле булып чыкты.

– Әниебезнең үлеме кинәт булды. Ике көн каты гына авырды да, биш баласын калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Каны агуланган, диделәр. Апабызга – 13, миңа – 10, бер энебезгә – 7, икенчесенә – 5, сеңлебезгә 1 яшь тә 3 ай иде. Җиде елдан соң әтиебез дә үлеп китте. Апамның Лаеш техникумында укыган чагы иде ул. Өй тулы ятим утырып калгач, укуын ташлап кайтмакчы иде. Тик мин каршы чыктым, балаларны үзем карыйм, дидем, – дип искә алды ул балачак хатирәләрен.

Балачактагы авыр мизгелләре Гүзәл апаның күңеленә шулкадәр уелып калган ки, ул аларның бик озаклап сөйләде.

– Әнисезлек, ятимлекнең бар авырлыгын әти-әниләр җыелышында сизә идек без. Җыелышка дип килгән әниләр балаларының башларыннан сыйпый да: «Бар, кызым, кайт, өйдә ашарга пешкән», – дип әйтә иде. Менә шул вакытларда бик авыр була иде, елап кайтып китә торган идек. Кайгы-хәсрәт күрмәгән кеше аның авырлыгын берничек тә аңламый. Ул заманнарда әниле йортларда ипи исе чыга торган иде бит. Ә безнең өйдә кибет ипие дә юк. Бервакыт мәктәп директоры: «Сатучы апагызга әйтелде, барыгыз, ипи алыгыз», – дип, кибеткә җибәрде. Ул вакытта товарны кибетнең тәрәзәсен ачып кына бирәләр. Кибетче апа тәрәзәсен ачты да: «Ач тәреләр, тагын сез икән әле», – дип, бик дорфа гына итеп ипи сузды. Бик гарьләндем инде. Соңыннан ул кибетне яптылар. Идән асты кибеп, күгәреп беткән ипи белән тулы иде, дип сөйләделәр. Ачлык-авырлык бик күп күрдек инде, – ди ул.

Ике-өч ел очрашып йөргәч, Зөфәр абый 18 яшьлек ятим кызның кулын сорый. Өч туганын да калдырмый. Шулай итеп, яшь кияүнең әти-әнисе йортына килен генә түгел, аның туганнары да сыя. Балаларны бернидән дә мәхрүм итмиләр, армиясенә дә озаталар, туйларын да уздыралар.

– Егетләр бүген 33 яшьтә өйләнергә куркып йөри, ә без өч туй уздырдык. Аңа кадәр барысын да укытып чыгарып, егетләрне армиягә озатып, аннан каршы алдык, – ди Зөфәр абый.

– Апа белән җизни дә бик булышты, билгеле, – дип сүзгә кушылды Гүзәл апа. – Эне-сеңелләребез ким-хур булмасын, дип, барын да бирергә тырыштык. Әти-әни назын ук бирә алмасак та, кулыбыздан килгән җылылыкны һәм кайгыртуны кызганмадык. Әнидән 1 яшь тә 3 айлык булып калган сеңлебезгә дә 51 яшь инде хәзер, – ди Гүзәл апа.

Кайчандыр әти-әнидән бик яшьли калып, ятимлек ачысының бар михнәтен уртага бүлеп күтәргән туганнар бүген бик дус-тату гомер итә.

– Балачагыбыз бик авыр булса да, бүген, Аллаһка шөкер, барыбыз да матур, бәхетле гомер кичерәбез. Туганнар белән аралашып яшибез. Бер энебез СВОда, аның исән-сау кайтуын телибез. Авыл тормышыннан ямь һәм тәм табып яшибез. Бар нәрсәбез дә бар. Хәзер инде безгә саулык һәм тигезлек булса, башка нәрсә кирәкми, – ди Гүзәл апа.

Кызганыч, авариягә эләккәннән соң, авыр операция кичерү сәбәпле, Гүзәл апа белән Зөфәр абыйга бала сөю бәхете генә эләкми.

– Ул вакытта мине табиблар чакырып китереп: «Зөфәр, сиңа сайларга туры киләчәк: я хатының, я бала», – диделәр. Мин Гүзәлне сайладым… – ди гаилә башлыгы.

Хәер, йорттан бала тавышы тынып торганы юк анысы. Кайчандыр үзләренә канатлар куйган нигезгә бүген эне-сеңелләренең балалары (ә алар сигез бөртек) кайтып йөри, Зөфәр абый белән Гүзәл апага «әби», «бабай» дип эндәшә. Инде Гүзәл апаның эне-сеңелләрен ияртеп, килен булып төшкәненә дә 42 ел вакыт узып киткән. Сынаулары, мәшәкатьләре булса да, алар инде артта калган. Бүгенге тормышларына сокланып туя алмаслык. Иң мөһиме – ир белән хатын бер-берсен саклап, кадерләп яши. Хатынына булган хөрмәте гаилә башлыгының күз карашында, сүзләрендә һәм гамәлләрендә күренә.

– Бездә «монысы – хатын эше», «монысы – ир-атныкы» дигән нәрсә юк. Кайвакыт хатынга мал астын чистартырга туры килсә, мин сыер савуны авырсынмыйм, – дип елмая Зөфәр абый, бәхет серен сорагач.

Гүзәл апа: «Бабай» (Гүзәл ханым иренә яратып шулай дип эндәшә. – Авт.) миңа һәрвакыт иң яхшысы булсын, дип тырышты. Авылда хатын-кызлар арасында иң беренчеләрдән булып машинага да мин утырдым, яхшы тун да минеке булды», – дигәч, Зөфәр абый: «Минем аны бәхетле итәсем килде», – диде дә башын аска иде. Шул мизгелдә әле генә шаярып-көлеп утырган ир-атның күзләре яшь элпәсе белән капланды… 

(Кыскартып алынды)
 

Зөһрә Садыйкова, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев