Мина кырыннан кабат узарга әзер
Хәрби операциягә бер аяксыз китәргә теләүчеләр булу җиңүгә ышанычны арттыра
Очрашу
1 июль көнне Россиядә җәмәгатьчелек сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үтте. Бу уңайдан безнең шәһәрдә дә митинглар узды, төрле сугышларда катнашучылар хөрмәтенә булдырылган истәлекле урыннарга чәчәкләр салынды.
Болар әфганчылар булсынмы, Чечен сугышларында, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылармы – барысы да искә алына. Без хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашулар сериясен дәвам итеп, Украинадагы махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Руслан Галиәкбәров белән сөйләштек.
Хәзерге вакытта безнең батыр ир-егетләр тагын сынала, көн саен, минут саен үлем белән йөзгә-йөз очраша, илебез иминлеге өчен көрәшә, бурычын үти. Мондый ялкынлы сүзләрне күп язарга була, әмма сугыш булгач анда батырлыклар да бар, үлемнәр дә, яраланучылар да. Һичшиксез, патриотизм дигән искиткеч зур хисләр дә бар. Героебыз – Руслан Галиәкбәров бу сугышка мобилизация буенча алынса да, аңарда «кайнар» зонага китү теләге февральдә үк кабынган була. Хәрби комиссариатка барып ни өчен аны алмаулары белән дә кызыксына хәтта. Нәтиҗәдә аны мобилизация башлангач чакырталар.
Руслан башкалар кебек үк өйрәүләрне «Казан-Экспо»да уза. Аннан соң бер атнага яңа өйрәнүләргә Ново-Александровскидагы палата шәһәрчегенә җибәрелә. Аларның батальоны Сватово янындагы зонада оборонада тору өчен урнаштырыла. Окоплар казу, блиндажларда яшәү, дошман утына каршы тору, көнкүрешләрен җайлау турында да сөйләшү булды, әлбәттә. Барысын да үзләренә күрергә, үз куллары белән ясарга туры килә аларга. Башта беренче линиядә булгач гуманитар ярдәм аларга барып җитә алмаган. Аннан соң икенче линиягә күчергәннәр. Алгы сызыкта дошманга каршы тору җиңел булмаган.
– Атыш-тавышларга күнегәсең. Анда нигездә артиллерия эшли. Яшәүчеләр белән аралашмаска, алардан ашамлыклар, хәтта су да алмаска тырышасың. Чөнки агулап бирүләре бар һәм шундый очраклар булды, – дип сөйли Руслан. – Кием мәсьәләсенә килгәндә, эчке киемнәрне бер тапкыр гына кия идек. Ә менә бирелгән киемнәр миңа ярамады, барысын да үзем сатып алдым. Безгә бу сугышка нигезле итеп әзерләнергә вакыт булмады дип әйтәм. Шулай да, элеккеге армия хезмәте тәҗрибәсе ярдәм итә. Корал мәсьәләсендә аеруча сак булырга, бирелгән һәр патрон өчен җавап бирергә кирәк. Командирлар да әзерлекле түгел иде, чөнки алар уку йортларында укып, командалык итеп карамаган офицерлар. Безнең взвод командиры, мәсәлән, балалар бакчасы тәрбиячесе иде. Без аның хәрби рухын күтәрергә тырыштык, ярдәм иттек. Хәзер ул үз эшен белеп башкара.
Руслан Галиәкбәров сөйләгәнчә, анда миналар шартлаудан кыйпылчыклы яраланулар күп. Ноябрь аенда ул үзе дә минага эләгә һәм авыр яралана. Бәхетенә, аңа иптәшләре вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерә. Башта Белгородта госпитальдә була, аннан соң Санкт-Петербургка күчерелә. Анда өч госпиталь алмаштырырга туры килә. Кызганычка, Русланның аягын тездән түбән ампутациялиләр, бик күп кыйпылчыклар чүпләнә, әмма тезендә әле булса да истәлеккә берсе калган. Анысын алу әлегә Русланның сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Кайвакыт тәндә «йөгереп йөрүче» кыйпылчыклар да булуы билгеле чынбарлык.
Руслан Галиәкбәров Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә туган. 2000 елда гаиләсе белән Атлашкинога кайтып төпләнгәннәр. Әнисе тумышы белән Яшел Үзәннән булып, әтисе –
Казаннан. Руслан Атлашкино мәктәбен тәмамлауга, механика көллиятенә укырга керә. Анда автомеханиклыкка 4 ел укырга кирәк, ә ул ике елдан соң аны ташлап, армиягә китәргә карар кыла. Анда элемтәчедән алып разведчиклыкка кадәр барып җитә. Кайткач электрик та була, монтажчы да, цех җитәкчесе дә. Ике тапкыр өйләнергә өлгерә. Беренче гаиләсеннән кызы бар, хәзергесендә кызы икәү – Азалия белән Сәмирә. Хатыны Казанда фармацевт булып эшли. Атлашкинода әти-әнисе белән бергә үз йортлары белән яшиләр. Аның автобиографиясе менә шулай гадәти булса да, язмышы үзенчәлекле.
Минага эләгү тарихыннан соң Руслан Санкт-Петербург госпитальләрендә озак дәвалана, протез ясап бирәләр, әмма анысын аңа үзе түләп аягына туры китереп үзгәртергә туры килә.
Протезга хезмәт күрсәтеп торырга, аякка гына түгел, киеләсе аяк киеменә туры китереп корректировкаларга кирәк. Хәзер аңа вакытлыча 2нче төркем инвалидлык биргәннәр. Бер елдан 3нчегә калачаксың дигәннәр. Башта Ватан өчен, аннан соң инвалидлык төркеме өчен көрәш башлана дигән сүз бу.
Шунысын да әйтергә кирәк, безнең героебыз монда кайткач «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
– Медальләрне безгә госпитальдә Оборона министрлыгыннан килеп тапшырдылар, әмма миңа ...
Язманың дәвамын газетабызның 7 июль саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев