«Мин полковник булам!»
Без тирәннән, бик тирәннән, тормышның төбеннән үк өскә күтәрелдек... Ибраһим Гази. «Кызыл чәчәкләр»
Бу язманың герое да, нәкъ шундыйларның берсе. Сүз Дамир Дәминов турында барачак. Ул Бөек Ватан сугышы беткән елны, 1945 елның 3 ноябрендә дөньяга килә. Быел сугыш беткәнгә – 75 ел, Дамир абыйга – 75 яшь. Аның балачагына сугыштан соңгы авыр вакытлар туры килә. Шуңа күрә ул бик яшьтән тормыш арбасына җигелә.
Әтисе Барый абый сугыштан яраланып кайта. Шактый вакыт эшкә яраксыз була. Әмма ул тернәкләнгәч тә авыр эшләрдә эшли алмады, ат белән пожарныйда каравыл торды. Аннан соң шундый ук эшне фермада һәм ындыр табагында башкарды.
Дамир абыйның әнисе – Фатыйма апа, Чүпрәле районыннан. Бер төркем яшь кызны Яшел Үзәнгә фабрика-завод мәктәбенә укырга җибәргәннәр. Аны бетергәч ул
«Металлист»та маляр булып эшли башлый. Бу завод гомер-гомергә безнең колхозның шефы булды. Менә шуннан бер төркем кызны безнең колхозга бәрәңге алырга җибәрәләр, алар арасында язмабыз героеның әнисе Фатыйма апа да була. Ул чакта колхоз «Магнитстрой» исемен йөрткән, рәисе итеп Барый абый Дәминовны куйганнар. Сугыштан кайткан егетнең, булышырга килгән Фатыйма исемле кызга күзе бик тиз төшә һәм ул аны кулдан ычкындырмый, тормыш корып җибәрәләр.
Дамир абый миннән биш яшькә олы булса да, без бер чорда үстек. Кайвакыт ул яшьтәгеләр белән чаңгы шуарга, су коенырга, кәшәкәләр уйнарга туры килде.
Әмма Дамир абыйның андый уеннарга вакыты бик аз кала иде, чөнки ул кечкенәдән колхоз эшләренә катнашып үсте. Болында печән чабулар, комбайннан икмәк ташулар, шул исәптән өйдәге эшләр дә аның җилкәсенә төште. Мәктәптә укыганда җәйге ялларда аңа олылар белән ферманың сыер көтүен күп тапкыр көтәргә туры килде. Ул эштән бервакытта да кыенсынмады, кыенсынса да, аны кешегә белгертмәде.
Барый абый белән Фатыйма апа гаиләсендә бер-бер артлы балалар туа торды – барысы тугыз бала булды: алты кыз, өч малай. Аларны үстерүнең авырлыгын Фатыйма апа үзе генә белгәндер инде, гомер буе фермада сыер сауды, ә балалар кул астына керү белән, аңа булыша башладылар.
Дамир абый Түбән Урысбага җидееллык мәктәбен тәмамлап, күрше Чувашиядәге Төрләмә авылының урта мәктәбенә укырга керде. Ул көчле рухлы, максатчан, эшләп үскәнгәдер инде, физик яктан нык егет булып үсте. Аның хыялы да хәрби хезмәткәр булу иде.
Безнең авылдан шактый гына хәрбиләр чыккан, шуларның берсе – Рияз Ишмәтов. Ул сугышта катнашкан, полковник дәрәҗәсенә җиткән. Менә шуннан үрнәк алып, Дамир абый да яшь чагында, мин полковник булам, дип йөргән һәм шул дәрәҗәгә иреште дә.
Төрләмә мәктәбенә 10 чакрым җәяү йөреп укыды, хәтта велосипеды булгач та, аңа иптәш малайларын утыртып, үзе алар артыннан җәяү чабып кайта иде, дип сөйлиләр аның белән укыган иптәшләре. Ул шулай физик күнегүләр ясап, хәрби училищега керергә әзерләнгән һәм теләгенә ирешкән.
Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Оренбург шәһәренең хәрби училищесына укырга керде һәм аны уңышлы тәмамлады.
Мин дә, армиягә барырга вакыт җиткәч, Оренбург шәһәренең кече хәрби белгечләр әзерли торган мәктәбенә эләктем. Менә шунда безнең юллар тагын кисеште.
Ул анда взвод командиры булып хезмәт итә иде. Мине үзенең взводына алмакчы булгач, ризалашмадым, чөнки «учебка»ның нәрсә икәнен армиягә барганчы ук белә идем. «Молодец, дөрес! Мин сине 3нче взводка билгеләтермен, анда Бочаров дигән яхшы командир», – диде һәм шулай булып чыкты да.
Дамир абый ул вакытта Оренбург шәһәренең Зәйтүнә исемле бер чибәр кызына өйләнгән иде. Мин килгәндә ул ике яхшы взвод укытып, өченчесен чыгара иде инде. Ә яхшы взвод чыгару – ул зур хәрби дәрәҗә. Аның кара төстәге мотоциклы бар иде. Буш вакытларында мине, командирдан сорап, мотоцик лына утыртып, Сакмар елгасы буендагы дачаларына алып китә һәм кайтарып куя иде. Миңа аларның бәби туйларында да булырга туры килде.
Ноябрь башында укуны бетергәч, безне Киев хәрби округына алдылар, шуннан соң юлларыбыз аерылды. Аның үзен дә биш елдан соң Белоруссиягә замкомбат итеп җибәргәннәр. Ул Киев шәһәрендә хәрби академияне тәмамлый, девизия командиры була, полковник дәрәҗәсенә кадәр барып җитә. Оренбург шәһәрендәге хәрби училищеда кафедра мөдире була. Отставкага чыккач та әле хәрби сак хезмәтен җитәкли. Хәзер ул олыгайса да, аяклары авыртса да, ел саен гаиләсе белән авылга кайта. Туган якларын бик сагына. Дамир абый шат күңелле, бик мәзәкчән кеше. Алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларын карарга ярдәм итәләр. Кызганычка, олы уллары Динар каты авырудан вафат булды. Ул да әтисе юлыннан киткән, майор иде.
Дамир абый Дәминовка,гаиләсенә юбилей көннәрендә саулык-сәламәтлек теләп калам.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев