Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мин балага узмасын дип, әнинең коты оча

...Яшүсмер һәм яшьлек елларымда үземнең баштан кичеп, үзәгемә үткән әни белән мөнәсәбәтем турында сөйләп узыйм әле, дидем, кызлар.

Бәлки бер минем әни генә шундый булмагандыр, хәзер дә бардыр андыйлар, шуларга гыйбрәт булсын әле. Үзләренең хаталары аркасында балаларының тормышларын кошмарга әйләндермәсеннәр иде дим...

Әни мине яратып йөргән егетеннән унбиш яшендә тапкан. Тегесе, әлбәттә инде, йөкле чагында ук әнине ташлаган. Ул бу хәлне бик еш сөйли һәм мин дә шундый хата ясармын дип, коты оча. Дәү әни әнигә бик булышкан, әни укуларын тәмамлаганда, аннары эшкә урнашканда минем белән утырган. Хәзер ул эшен ярата, хезмәт хакы да яхшы, әмма ундүрт яшемнән ул минем яшүсмер чорымны тоташ контрольдә тотты һәм гаепсез килеш гаепләүләре белән җанымны ашады. Мин дә аның кебек, шул яшьтә балага узармын да, табармын дип коты очты. Аның куркулары паранойага әйләнде. Хәтта аның белән дәү әнием дә сөйләшеп карады, тик әни беркемне дә тыңламады. Балага уздырмый торган таблеткалар һәм башка төр йөклелектән саклану чаралары һәрвакытта да булышмый, дип колак итемне ашап бетерде. Гел, барлык ирләр җаваплылыктан кача, ташлый, ә бала табып, ялгызың үстерү – бик авыр, бик, дип куркытып торды. Ул хәтта, үзенә Казанда бик яхшы эш тәкъдим иткәч тә, баш тартты, мине контрольдә тоту өчен Яшел Үзәндәге эшендә калды. Әмма минем түземлекнең дә чиге җитәчәк иде бер көнне, чөнки әни үзенең нигезсез шикләнүләре белән өстемнән төшмәде.

Шуны да әйтим, ә мин әле ул яшьләрдә малайлар белән бөтенләй кызыксынмый да идем. Яшьтәшләрем инде свиданиеләргә йөгерә, ә мин рәсем һәм графика белән мавыктым. Үзем белән гел кәгазь һәм карандашлар йөри һәм ошаган әйбер күрсәм, утырам да ясый идем. Унбиш яшемдә дәү әнием чын художник белән таныштырды һәм ул миңа рәсем ясауның барлык нечкәлекләренә өйрәтте. Минем университетка укырга керәсем, архитектор буласым һәм эшлисем килде. Унбиш яшемдә дә егетләр, балалар, кияүгә чыгу турында хыялланмадым, уйламадым. Бар теләгем – укып белем алу һәм яраткан эшемдә эшләү иде. Әмма шулай булуга карамастан, әни тынычланмады, ул бөтен нәрсәдә йөклелектән шикләнә иде.


Кыздырган бәрәңге ашап утырганда тозлы кыяр сорасам, икенче кисәк селедкага сузылсам, карбызны ипи белән ашасам, бер шоколадны берүзем ашап бетерсәм – әнидә паника башлана һәм ул чираттагы тест күтәреп килә (ваннадагы шкафка күче белән алып кайтып куйган). Ул бер сызык кына күрсәтә әлбәттә, әмма моның белән генә тынычланмый, минем «тегенди» көннәрем җиткәнне өзелеп көтә. Аның шикләреннән минем косасы килә башлый иде! Бер көнне түзмәдем, кычкырындым, ә ул моны бала узгач була торган үзгәрешләр кебек кабул итте һәм «менә хәзер бала белән ялгызың каласың, син аны карауны миңа тапшырачаксың» кебек сүзләр белән үкеренде.


Унҗиде яшемдә мәктәпне тәмамладым һәм университетка укырга кердем. Әни Яшел Үзәндәге берәр уку йортын сайлавымны таләп итсә дә (чөнки контрольне югалтасы килми), әрләшә-әрләшә, барыбер Казанга киттем. Аңа университетның минем хыя­лым булуын аңлатырга тырыштым. Үзенең куркулары аркасында мине яныннан җибәрергә теләмәвеннән минем дә йөрәк әрни иде. Өйдән, записка язып, җыенып төнлә чыгып киттем, әни йоклаганда.

Әмма әни миңа унсигез тулгач та борчылуыннан туктамады. Аннары, мин ял көнендә өйгә кайткач, үзәгемә үтте дә, бик куәтле генә скандал ясадым. Кычкырындым, өстәлдәге савытларны әйләндереп төшердем, бөтен балачагымны, мәктәп елларымны боздың син минем, дидем. Менә шундый дулавым гына нәтиҗә бирде. Анда миңа инде унтугыз яшь иде, портретлар ясап үземә акча эшли һәм универда укый идем. Һәм теләгемдә булса бала да таба алырлык яшьтә идем. Шул мизгелдән әни миңа кагылмады, тик мин аның борчылганын сизеп тордым.

Хәзер безнең телефоннан һәр сөйләшү: «Әни, сәлам! Мин корсаклы түгел! Хәлләрең ничек?» – дигән сүзләрдән башлана иде. Көлке әлбәттә, әмма чынлап та шулай иде. Тора-бара «мин йөкле түгел» дигәнем аны шатландырмый, киресенчә, борчуга сала башлады.

Беренче баламны, кияүгә чыккач, егерме җиде яшемдә таптым. Иң кызыгы шунда, миңа егерме өч яшьләр вакытында әни пластинкасын алыштырды һәм минем хәзер бөтенләй бала
тапмыйча, ялгыз калуымнан курка башлады. Аңа бәлки табиб­ларга күренергә кирәк булгандыр, хәзер Аллаһка шөкер, тынычланды. Аның мондый нервозлы халәте никадәр чәчен чаларткандыр, белмим. Ничек кенә авыр булса да, әни үзен җиңеп, мине тынычлыкта калдыра алды. Әгәр дә ул үзгәрмәсә минем тормыш тәмугъка әверелер иде. Кем белсен, аның өйрәтүләрен ишетмәс өчен генә дә, бәлки, аңа үч итеп унбиш яшьтә балага узарга кирәк булгандыр. Тик мин башка юл сайладым һәм үкенмим. Шөкер, ирем әйбәт, балам сөеп туймаслык, әни дә үлеп ярата. Хәзер Аллаһка шөкер! Ә менә балачагым белән яшьлегемне, куркыныч төш кебек, онытасым килә, әмма булмый.

Хөрмәтле әниләр, күңелегездә балагыз өчен нинди генә куркуыгыз булса да (һәр ана баласы өчен борчыла дип беләм), аны таламыйча, җелегенә үтмичә генә, ә иң яхшысы – балагызга үз куркуыгызны сиздермичә, аны балагызга да сеңдермичә генә тәрбияләсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев