Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мин 2 ел көттем, ә ул башкага өйләнде

Сәлам, кызлар, исәннәрмесез!

Телевизорда, егете армиягә киткәндә гомерлеккә яратуы турында антлар иткән, ә кайткач башкага өйләнгән бер кыз турында тапшыру күземә чалынды да, үземнең баштан узганнар хәтердә яңарып, сезгә дә сөйләргә булдым.

Бу хәл минем белән егерме еллар элек булды инде. Бер егеткә гашыйк булдым. Зәңгәр күзле, арыш башак­лары төсле чәчле егет йөрәгемне әсир итте. Уйлавымча, саф мәхәббәт иде бездә, йоклап йөрмәдек, үбешүдән ары узмадык. Ел буе шулай очраштык һәм бер көнне ул килеп, моңсу хәбәр җиткерде: армиягә китә. Бу яңалык мине шатландырмады, әлбәттә. Әмма куркытмады да. Чөнки аны көтеп алачагыма ышана идем. Ул да, хезмәт итеп кайткач ук өйләнешәчәкбез һәм бәхетле итеп яшәячәкбез, дип вәгъдә итте. Тик алай булып чыкмады.

Беренче өч айда ул миңа хисле-хисле хатлар язды, нинди генә матур сүзләр юк иде анда. Иң кимендә ике атнага бер хат килә иде. Аннары сирәгәйде. Ярты елдан соң айга яки ике айга бер генә ала башладым. Ул, еш яза алмыйм, вакытыбыз юк, командирыбыз бик кырыс, дип аңлатты. Мин ышандым һәм хаттагы һәр юлга шатландым.

Башта хатлар икешәр, өчәр битлек булса, соңгы хаты берничә юлга сыйган иде. Өстәвенә ул салкын һәм коры язылган: «Фәния, сәлам. Минем белән бар да яхшы – иртән һәм көндез хезмәт итәбез, кичләрен эшлибез. Төнлә йоклыйбыз. Яңа дуслар таптым, тик иректә рәхәтрәк. Әгәр дә сирәк язсам гафу ит, монда ул яктан бик кырыс. Соңгы вакытта сиңа язарга сүзләр тапмыйм. Шуны әйтә алам: синең белән таныш булуыма мин шат».

Беренче хатлары белән соңгылары арасында аерма бик зур. Шундый өч җөмләле «записка-отписка» алган саен елый идем. Бу хәл мине туйдырды һәм хет нинди дә булса ачыклык кертү өчен аның әнисе янына киттем (ул минем улының йөри торган кызы икәнемне белә һәм мине ошата иде). Айсылу апа да Илсурның үзгәрүе турында әйтте. Еракта хезмәт иткән кеше өчен бу нормально, дип, тынычландырырга тырышты. Үзенең дә булачак ирен армиядән көтеп алуын, аннары өйләнешүләрен сөйләде. Бераз тынычланып кайтып киттем. Әмма Илсурның чираттагы хатлары тагын да кыска һәм буш иде.

Барысы да яхшы дип уйладым. Армиядә кеше үзгәрәдер ул, аралар да ерак бит. Әмма почтальон Мөнирә апа берничә тапкыр, Илсурдан хат бер сиңа гына килми, кебегрәк сүзләр ычкындырды. Башта ышанмадым, мине котыртадыр гына, дип көлдем. Ә юкка булып чыкты. Минем егетем чынлап та хатларны бер миңа гына язмаган. Авылның теге очындагы (безнең авыл бик зур) Гөлфия исемле кыз белән дә язышкан. Аның белән минем аралашканым юк, шул, бер мәктәптә укыганлык белән генә таныш идем.

Ике ел узып китте, Илсур кайтты һәм без очрашуыбызны дәвам иттек. Әмма арабызда кочаклашу-
үбешүләр булмады, ул андый якынлыктан да качты. Бервакыт мин аңа бирелергә дә әзер идем, ләкин ул баш тартты. Туйдан соң гына, диде. Тик туй булмый калды. Кыюлыгымны җыеп, нигә мине теләмисең, дип сорадым. Ә ул, башка кызны яратуын әйтте. Күптән, ике елдан артык. Ягъни, бер үк вакытта ул минем белән дә, аның белән дә йөргән. Авылда имеш-мимешләр ишетелмәгән, чөнки бу хакта беркем дә белмәгән. Бу яңалыкны ишеткәч, бөтен дөньям чәл пәрәмә килде. Яшиселәрем килмәде, шоктан хәтта күз яшьләрем дә чыкмады.

«Армия барысын да үз урынына куйды, икегезнең берегезне сайлап алырга ярдәм итте», – диде Илсур.

Мин, нигә Гөлфия, дип сорадым. «Ул күңелемә якынрак һәм без тиздән өйләнешәбез», – дип, шул рәвешле арабызга нокта куйды, мин сагынып-зарыгып ике ел көткән егетем.

Өч айдан соң аларның туе булды, ә ел ярымнан уллары туды. Мин югары белем алырга авылдан Казанга киттем һәм акрынлап беренче мәхәббәтем ясаган яраны оныттым. Авыр булды, әмма мин чыныктым. Яхшы кызлар белән дуслаштым, сирәк булса да егетләр белән очраштым.

Престижлы югары уку йорты дипломын алдым, яхшы эшкә урнаштым һәм булачак иремне очраттым. Бүгенге көнгәчә бәхетле гомер итәбез. Авылга кайткалап йөрибез. Соңгы тапкыр кайтуымда Илсур белән Гөлфиянең аерылышулары турында белдем. Балалары әниләре белән калган, Илсур себергә акча эшләргә чыгып киткән. Махсус хәрби операция зонасына да бару теләге юк түгел ахры, авылда шулай сөйлиләр.

Белмим, яхшыдырмы, начардыр­мы, әмма мин аның белән юлларыбыз аерылуга шат. Мин шәһәргә китүем, белем алуым, шунда тиң ярымны табуым белән бәхетле.


Шуңа күрә, кызлар колагына әйтәсем килә: әгәр дә егетегез сезне ташлаган икән, озак кайгыга батып йөрмәгез. Язмыш үзе белә ул нишләргә кирәген – барысын да үз урынына куя. Димәк, шулай кирәк, димәк ул сезнең тиңегез түгел.

Бәхет теләп, Казаннан якташыгыз Фәния.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев