Милләт һәм яз улы
Г.Тукайның «Уянгач беренче эшем» язмасында мондый юллар бар: «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле». Әдип әлеге сүзләрне үзен уйлап әйткән, диярсең. 133 ел үткәндә дә Тукай шәхесе җентекләп өйрәнелә бит…
«Җыен» фонды ярдәме белән «Шәхесләребез» сериясенең чираттагы китабы дөнья күргән иде. Ике томлык басма милләт улы Габдулла Тукайга багышланган. Биредә шагыйрь турында туганнары, якыннары, якташлары һәм замандашларының төрле елларда теркәлеп калган истәлекләре туплап бирелә.
Укучыларыбыз игътибарына әлеге саллы хезмәттән өзекләрне үзгәртүләрсез һәм төзәтүләрсез тәкъдим итәбез.
Сафиулла Хәбибуллин истәлекләре (Кырлай авылы кешесе, Г.Тукайның замандашы)
— Габдулланы мин мәктәптә укыган вакыттан башлап беләм. Ул бик чандыр гәүдәле иде. Үзенә ошаган малайлар белән шаярырга ярата иде. Күбрәк минем белән шаяра торган иде. Кайвакыт җиңнәрен күтәреп, йозырыкларын йомарлап, үзенең кечкенә беләкләрен, кечкенә генә кулларын күрсәтеп, «моның белән суксам мин, суккан кешенең җенен өзәм», дип шаярып сөйли иде. Атнакичләрдә без мәктәптә кача-кача уйный торган идек. Мин качканда ул: «Сапиу! Печию!Булдыйму!» — дип кычкыра торган иде. Соңыннан мине күргән саен, һәрвакыт көйләп-көйләп шул сүзләрне кычкыра торган иде. Аннан соң ул миңа ни өчендер Купец дип кушты. Шул сүзне әйтеп, мине үртәп, егылып-егылып миннән көлә торган иде. Минем аңа ачу килә иде. Без аның үзенә Чагыр дип куштык. Алай дип әйтсәң, үзе яратмый иде. Сабан туенда балалар белән көрәшергә кызыгып йөрсә дә, көрәшергә шикләнә иде. Берничә тапкыр балалар белән йөгерешкә барганын хәтерлим. Ләкин уза алмады.
Шәриф Каюмов, Г.Тукай турында минем истәлегем. 1903-1906 еллар (Г.Тукайның замандашы, Уральскидагы сабакташы)
1902 ел октябрь числасы булырга кирәк, әти безне Җаек шәһәре мәдрәсәләренең берсенә укырга бирергә ияртеп китте. Бу мәдрәсә Габдулла Тукаев укый торган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе иде.
Бу вакытта Г.Тукаев мәдрәсә шәкертләре арасында зур шәкерт булып, ул дәресне хәлфәләрдән укымый, хәзрәттән укый иде.
Г.Тукаев гәүдәгә кечкенә, ак чырайлы, түгәрәк йөзле, ачык үткен телле. Хәтерләп бетерә алмыйм, кайсы күзендәдер, бер күзендә ак бар иде. Г.Тукай һәрвакыт ерларга ярата. Ул вакыт безнең мәдрәсәдә «Мөхәммәдия» уку модада иде. Г.Тукай дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буена йөреп көйләп, «Мөхәммәдия» укырга ярата, безнең хәлфә Г.Хөсәенов, Тукайга кушылып, кайвакыт Вәли белән шулай бергә ерлап йөриләр иде. Тукай ашханәгә юынырга төшкән вакытларда, ашханә буенча ерлап йөри, биредә ул «Мөхәммәдия» укымый. Ул татарның милли көйләрен: «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» көйләрен атна саен була торган кичәләрдә хәлфәләр соравы буенча ерлый иде. Г.Тукаев күп вакыт кыска көйләрне яратып ерлый. Г.Тукай иске вакытта укыла торган «Йосыф китабы» кебек китапларны ерлап тәнкыйть итә.
Г.Тукай ул вакытта ук сүзлекләрдән файдалана, аның тәбәнәк өстәле өстендә калын-калын, рәсемле словарьлар тора иде. Мәсәлән, минем бик яхшы хәтеремдә: бервакыт безнең мәдрәсәгә атна саен кереп йөри торган Шәкүр хәлфә килеп керә. Ул кеше белән күп сөйләшми, утырып Коръән укый башлый. Шәкүр хәлфә гакылга саеккан иде. Ул кереп утыру белән, Тукай аңарга калын, рәсемле словарь бирә. Шәкүр шатланып Тукайдан ала. Укырга теләгән китаптан ниндидер рәсем килеп чыга, ул ачуланып мәктәпнең икенче башына кадәр ыргыта да, «кафер син, динсез син» һәм башка ачулы сүзләр әйтә дә чыгып китә. Башка шәкертләр шаркылдашып көлә башлыйлар, мәдрәсә шау- гөр килә.
Г.Тукаев рамазан аенда аның белән ерлаучы Вәли иптәше белән тәравих әйтәләр иде. Тукай белән Вәли тәравихны әйткән атнада без мәчеткә бара идек, аларның алгы сафта кычкырып тәравих әйтүләре мич янында артта утырган балалар өчен бик матур ишетелә, моң тоела иде. Алар атналап тәравих әйтүләренең сәбәбе: бу мәхәлләдә ике мулла Мотыйгулла хәзрәт һәм Рәкыйп ишан. Алар атна саен укыйлар иде.
…Г.Тукай белән Г.Кариевның серләре килә иде. Г.Тукай мәдрәсәдә укыган дәвердә, башка шәкертләр кебек, җәйләрен казакъ арасына чыгып йөрмәде. Ул кышын, җәен мәдрәсәдә ята, аның япа-ялгыз калган вакытлары да була иде.
Истәлекләр китаптан үзгәртелмичә бирелде.
Тарихи һәм милли мирасны өйрәнү, саклау һәм үстерү фонды сайтыннан алынды.
Язманың дәвамын газетабыздан укый аласыз (№30).
Гөлнара Вәлиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев