МИЛЛӘТ – ИГЪТИБАРНЫҢ НИГЕЗЕ
1986 елның 26 апреле. Шушы җан өшеткеч вакыйга - Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауның шаһиты буларак – төпле бер фикергә төшенергә туры килде. Үз-үземә сорау биреп куйдым. Без киләчәк буын яшьләребезгә заманча тәрбияне бирә алабызмы икән?
Тәрбия, тәрбия һәм тагын тәрбия. Бармы соң ул менә шул Тукайча туры тәрбия? Ә менә ни өчен исебез дә китмичә, кеше факторы аркасында дип, тыныч кына игътибар да итмичә яшәгәнгә күрә, бүгенге һәр сәгать саен кабатланып торган фаҗигаләргә “кеше факторы” нәтиҗәсендә, дип аңлатма бирелүенә, күнегеп барабыз.
Бу көнне коточкыч Чернобыль вакыйгасын кем генә хәтерләми икән? Атом дигән аҗдаһа башын калкытып, халыкларны һәрдаим куркуга сала. Шушы аҗдаһаны тыныч һәм яхшы ниятләрдә кулланып, дөньяны матурлап буласына ышанган галимнәр бер иң-иң әһәмиятле якка – атомны файдаланганда кешеләребезнең эчке халәтен тәрбия кылырлык алымнарны да программаларга кирәклеген эшләп җиткермәделәр һәм халыкка аңлатмадылар. Кыскасы, атом гасыры башланган икән, шул куркыныч чараларга каршы тора алырлык, тәңгәл булырлык игътибарлы, җавапчылыкны да камил төшенгән яшьләрне тәрбияләү кирәк булса да, шул иске системада яшәп ятучы мәктәпләрдә тәрбия катып калды. Менә шуңа күрә дә гасырлап еллар үткәч, кешелекнең игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы, битарафлыгы нәтиҗәсендә атом кешелекне юкка чыгаручы көч икәненә дә инандык. Ә менә соңгы вакыттагы энергия базарында туган вәзгыять, чыннан да, тирән уйларга һәм зур игътибарлы булуыбызны мәҗбүр итә. Без җөмһүриятебездә милләтләргә хас игътибарлылык, тирән җавапчылык тәрбияләүдә өлгереп җитмәгәнбез икән, атомны эшкә җигәргә хакыбыз бармы соң? Кайсыдыр җирлектәге аерым эшсезләрне хезмәтле итү өчен генә атом шикелле аҗдаһаны уяту безгә бүген кирәкме?
Бүгенге көн педагогикасының нигезендә дөньяви вакыйгаларга игътибарны күпкә киметеп, хәсрәт-педагоглар, ягъни үзләренең янәшә-тирә уңышлары өчен генә кайгырган авторитарлар күбәя бара.
Кайсы гына халык вәкиле булмасын, алардагы миллилекнең нигез ташы – милли-мәдәни тәрбия бирү. Әйе, һәр милләт баласына үз анасы якын, шуңа күрә һәр бала гаиләдә үз ана теленең матурлыгын тоеп, кирәклеген аңлап үскән очракта гына, шул бала яшәү тирәлегенә, хезмәт урынында игътибарлы һәм иптәшләренә, дус-туганнарына мәрхәмәтле булып үсә, кыскасы, тәрбияле, иманлы, миһербанлы була да инде.
Әгәр шушы гаиләдә тәрбия алган бала, беренче тәэсирләрен балалар бакчасында, мәктәптә, урамда, һәм башка җәмәгать урыннарында киресен күрә икән, ул инде усаллык, тигезсезлек, кимсетелү белән тарткалашырга, ә нәтиҗәдә, фаҗигагә илтә торган шартларга җайлашырга мәҗбүр була. Менә монысы, иң куркынычы! Бүген без теләсәк-теләмәсәк тә, менә шул кем өстеннән кем хәкимлек итә, дигән сорауга җавап таба алмыйча, көн артыннан-көнне куабыз. Бер генә җан иясе дә, кеше буларак, бу
рәнҗетелүләрне тоярга тиеш түгел дә бит! Әле бездә һаман шул империячел-шовинизм йогынтысындагы мәктәп системасы бар көченә яши бирә. Менә шуңа күрә дә, милли-мәдәни өлкәбездәге һәр уңай күренешләргә дә, җитешсезлекләргә дә битарафлык күрсәтәбез. Аңлаешлы булсын өчен бер мисал да китереп китик әле.
Үлән ташны, асфальтны тишеп чыккан кебек, милли-мәдәни җирлектә дөньяви мәйданга чыгып, игътибарсызлар аркасында аңа, консерваторияләрдә белем алу бәхете елмаймаса да, моң чишмәсенең ил күләмендәге ярыш мәйданында беренче урынны алып, татар милләтен Динә Гарипова барыбер кем икәнлеген, дөрестән дә, дөньяга танытты. Ул гына да түгел, ике телдә матур аһәңле сөйләме, инглиз телендә дә моңлануы, бар халыкларыбыз өчен дә үрнәк булып яңгырады. Кайберәүләрнең татар теле урыс теле үсешенә зарар китерә, дигән ялган уйдырма булуын исбатлап күрсәтте. Үз милли телеңне камил белү башка телләрне өйрәнү юлында ачкыч булып торуын да раслады. Бер җирлектә яшибез икән, бер-береңнең мәдәни-милли кыйммәтләрен дә ихтирам итү файдалы гына ул.
Яшел Үзән шәһәрендә 1986 елдан яши башлагач, мәктәптә татар теле укытучысы буларак, ниләр генә ишетмәдем дә, ниләр генә күрмәдем? Атнасына ике сәгать кенә татар теле укытылса да, дәресләр расписаниесендә соңгысы буларак, татар балалары дәрестә утырганда, урыс балалары өйләренә кайтканда, класста утырып калган татар баласының хәлен аңларга була инде. “Нигә мин татар булып тудым микән”, дип әти-әнисенә үпкә белдереп, елап-сыкрап утырган баланың усаллана баруын күреп, җаннар әрнегән чаклар күп булды. Шушы кадәр милли аңның түбәнлеккә төшүе кем өчен файдалы булды соң? Совет чорындагы урыслашу шулкадәр тизлек белән урыс исемнәрен, фаимилияләрен үз итәргә җирлекләр туды ки, балаларыбыз үз тамырларыбыздан нык читләштеләр, ни кызганыч, оялуларын бүген дә дәвам иттерәләр. Менә бу сәясәт бүген дә кабатланмасын иде.
Менә шул теленә, милли-мәдәниятенә дошманлык хисе тойган “балаларыбыз” бүгенге көндә үзебезгә үк: ”Минем белән татарча сөйләшмә, мин татарча аңламыйм”, - дип җаннарны рәнҗетсәләр, үзләренең аңлаешсыз икәнлекләрен ачыклап та куя. Менә бусы безнең бүгенге зур җитешсезлегебез түгелме? Тагын бер мисал. Апрель аенда Г.Тукаебызның туган көненә тарихи-мирас музеенда тематик почмак җиһазлап куюның кирәклеген аңламаган музей җитәкчесе булуына борчылсак,тагын милли китапханәдә хуҗа булып утыручы, язучыларыбызның иҗат кичәләрен үткәрергә вакыт тапмыйча: “Отчёт язасыбыз бар”, - дип сәбәп табулары көлке дә бит, ләкин кара ташны юып, агартып булмаганын, һәрберебез дә аңлыйбыз, шәт. Илле елдан артык гомерен сәнгать үсешенә багышлаган сәнгатькәр-рәссамның 85 яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп китү теләгебезне белдергәч: “Арендага акчаны кем түли”, - дип сораулар яңгыраганда, милли-мәдәни тәрбиянең кирәклегенә төшенергә кирәк тә, югыйсә!
2014 ел. Мәдәният елы буларак игълан ителгәч, мин зур үзгәрешләр булачагына өметләнеп, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасарына мөрәҗәгать иткәч: “Сез Тукай фонды филиалы директоры, - дип йөрисез, - безнең Татарстанда Тукай фонды юк бит ул, ә Кытайда, Америкада бар”, - дип мине “таныштырып”, зур җитәкчебезне дә шомландырып утыруы, безнең бүгенге зур фаҗигабез түгелме? Әле тагын шушы мәдәният белән җитәкчелек итүче, җаваплы кеше: “Безгә милли-мәдәни үзәге җитәкчесе комачаулап йөри”, - дип шалтыратырга, Тукай фондынның кайда икәнлеен белгәч, Тукай фонды булмый микәнни соң? Бу милләттәшебезнең планнары 2014 елда милли-мәдәни үсештә яңа борылыш алачагына ышанып буламы? - дип сорыйсы гына инде.
Шулай булгач, һәр район җитәкчеләре карамагына милли-мәдәни үзәгенең кирәклеген көн кадагы итеп куярга вакыт җиткәндер, диясе килә. 2013 елда безнең җөмһүриятебездә һәм районыбыз тәҗрибәсе күрсәткәнчә, милли-мәдәни үсештәге уңай үзгәрешләр һәм куелган зур иҗади хезмәтләр дә милли-мәдәни үсешкә уңай җирлек тудыралар. Быел Болгар, Свияжск җирләренә барып, андагы матурлыкларны күреп, күңелебезгә зур рухи азык җыйнап кайту насыйп булды. Шулкадәр күләмле, мәдәниятле урыннарның булуы, киләчәгебезнең милли-мәдәнияте үсешенә ышанычлы таяныр урыннарыбызның булуы куандырса, Болгар – борынгы бабаларыбыз яшәгән җирендә татарча сөйләшүче экскурсоводларны очратмавыбыз бик кызганыч, әлбәттә. Менә монда милли-мәдәни үзәкнең булуы бик тә кирәк, югыйсә. Ә мине дөрес аңласыннар, мин һич тә урыс сөйләменә каршы кеше түгел, ләкин һәр нәрсәнең үз тәме барлыгына төшенергә вакыттыр, бит. Безнең Яшел Үзәндә Свияжск утравы, Раифа монастыре да милли-мәдәни үзәге урыннары санала, районыбызда татарлар күбрәк сан тәшкил итсәләр дә, алар өчен милли-мәдәни үзәк булырлык бер генә дә мактанырлык урыныбыз юк әле. Ун елдан артык район җитәкчелеге алдында Г.Тукайга һәйкәл кую кирәклеген милли-мәдәни үзәк советы сорап йөрсә дә, әле бүгенге көнгә кадәр эшнең башланырга исәбе күренми. Акча юк!?! Ә менә, 2016 елның апрелендә Г.Тукайның тууына 130 еллык юбилее дә якынлаша. Татар халкының горурлыгы, халкыбызның милли-мәдәни үсешен ачыклаучы, дөнья күләм танылу алган, Г.Тукаебызга булган хөрмәтне, игътибарны кайсы халыктан сорап карыйк соң инде?
Мәктәпләрдә укыту системасының милли-мәдәнияткә күбрәк игътибар бирелүе – киләчәк буынның игътибарлылыгын, җавапчылыгын арттыруда зур уңай чишелешкә илтер иде. Милли-мәгариф системасында соңгы вакыттагы уңай үзгәрешләргә омтыла баруы халыкны куандыра, ләкин урындагы җитәкчеләренең дә югары дәрәҗәдә миллилекнең мәдәниятенә, телен тирән аңлауга омтылучы профессиональ шәхесләр булдырасы иде. Тәрбия өлкәсендә бер генә вак төшенчәләр дә юк, киресенчә, шул вак дигән әйберләр игътибарсызлыгыбыз аркасында бик зур фаҗигаләргә илтергә мөмкин бит, Алла сакласын! Бүгенге тормышыбызда инновацион фән казанышлары, атом файдаланыла икән, һәрбарчабызны игътибарлылыкка,
сизгерлеккә, җаваплылыкка чакыра. Ә бит, игътибарсызлык, битарафлык кешелекне юкка чыгаручы дигәнбез икән, монда кешеләр өчен генә хас булган акыл – милли-мәдәни тәрбиясенең җитмәвенә килеп тоташабыз, бу очракта, бәндә-гавамнарга безнең узылган тарихыбызны, олпат шәхесләребезне, шул исәптән Г.Тукаебызны, А. Пушкинны һ.б. бик күп мәгънәви тарихи төшенчәләребезне аңларга, игътибарыбыз югала баруына борчыла беләбезме соң? Без борчылуга сәләтсез булгач, Табигать-Анабыз да безгә коточарлык кисәтүләрне ешрак күрсәтә инде. Атом – игътибарлылыкны, ә игътибар тәрбиялелекне сорый. Бу табигать кануны үз җирлегебездә үтәләме? Игътибарның нигезе милләт, милләтнең нигезе игътибар икәнен һәрберебез аңласак иде.
2014 ел – чыннан да, мәдәният елы буларак, миллилекнең дә рухият тирәнлеген танысак иде. Өметләребез зурдан, көч-куәт, иман бирсен, бер Аллаһыбыз!
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе
К.М.Филиппова.
2013 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев