Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Милли проект кысаларында Татарстанда 3 мең ясли урыны булдырылды

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру Татарстанда 3,1 меңнән артык яңа яссы урын булдырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.


"Республикада 2018-2019 елларда "Демография" милли проекты кысаларында 30 балалар бакчасы төзелде, алар 6,1 мең урын тәэмин итте, шуларның 3,1 мең урыны - ясли", - диде Галимова. 
Ул 2020 ел ахырына кадәр республикада ясли төркемнәр белән тагын 22 балалар бакчасы төзү планлаштырыла дип ачыклык кертте. 
"2021 елга объектлар санын билгеләү буенча актив эш алып барыла, сорау һәм ихтыяҗдан чыгып, республикада барлык балаларны да мөмкин кадәр ясли урыннары белән тәэмин итү өчен тиешле карар кабул ителәчәк", - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше. 
Лилия Галимова ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Демография» милли проектын гамәлгә ашыруны һәм балалар бакчаларында һәм яслеләрдә яңа урыннар кертүне контрольдә тота. 

РФ президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык юллама белән чыгыш ясады. Башкалар арасында ул төбәк җитәкчеләрен яслеләргә яңа урыннар кертүне тизләтүне сорады. 

"Без төбәкләргә 2021 ел ахырына кадәр яслеләрдә 255 мең яңа урын булдыру өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирдек. Әмма 2018-2019 елларда туксан мең урынына 78 мең шундый урын булдырылган. Шуларның 37,5 меңе нәниләргә бирелә ала. Калганнарына әлегә кадәр белем бирү лицензиясе алынмаган. Димәк, мондый ясльләр балаларны кабул итәргә әзер түгел, - дип билгеләде дәүләт башлыгы.
tatar-inform.ru материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев