Михаил Афанасьев Яшел Үзән муниципаль районының төзелеш тармагы вәкилләре белән очрашты
Горький исемендәге мәдәни үзәкнең конференцияләр залында Төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында киңәшмә узды.
- Сезнең һәрберегезгә Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен рәхмәт. Юллар, сәнәгать һәм социаль учреждениеләр, торак йортлар һәм спорт объектлары – бу өлкәдә исәп-хисап, үткен акыл һәм профессиональлек кирәк. Сезне һәм сезнең хезмәт коллективын бәйрәм белән котлыйм! Уңышлар, яңа башлангычлар һәм якты казанышлар телим, - дип мөрәҗәгать итте Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
Очрашу барышында Илдар Габдеевка, Руслан Гыйсматуллинга һәм Евгений Куренковка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев