Михаил Афанасьев сәнгать мәктәбе турында: "Яңа тормышны бинага гына түгел, аның территориясенә дә өрергә кирәк" ⠀
Район җитәкчесе Мирный микрорайонындагы балалар сәнгать мәктәбендә булды. Бүгенге көндә биредә ремонт эшләре актив алып барыла.
Ул бинаның фасадын проектлаучылар белән дә очрашты. Яннарыннан чыгып торган колонналарны алыргамы, яисә... Бу Михаил Афанасьевта берничә сорау тудырды: төзелешне беренчел хәлдә калдыру яки заманча тенденцияләргә иярү – моның өчен, һичшиксез, фикер алышырга кирәк. ⠀
- Проектантлар - яшь амбициоз егетләр, аларда кыю фикерләр. Ләкин мин барыбызга да әлеге бинаның нинди булачагына игътибар белән каравыбызны теләр идем. Фикер алышырга һәм дөрес карар кабул итергә кирәк. Мин сәнгать мәктәбенең бина контурында гына түгел, мәктәп тирәсендә дә иҗтимагый киңлекләрнең дә куллануын теләр идем. Ял итү урыннары мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен заманча карарлар кабул итү мөһим.
Әйтергә кирәк, Мирный микрорайонындагы балалар сәнгать мәктәбенә 700 гә якын бала йөри. Бүген алар барысы да дистанцион укуда, бу бинада ремонт эшләрен ирекле алып барырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев