Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрнең үтәлешен тикшерде

БүгенЯшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Столичная урамындагы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарылган эшләрне бәяләде.

Хәзерге вакытта төп эшләр төгәлләнгән диярлек, шәһәр халкы һәм кунаклары бик теләп ишегалларының яңа йөзен, уңайлы парковкаларны, тротуарларны һәм йорт яны территорияләрен билгеләп үтәләр.

- Ишегалдыбыз өчен рәхмәт! Уңайлы булып китте, хәзер менә коймалар урнаштырырбыз, киләсе елга чәчәкләр утыртырбыз, - дигән рәхмәт сүзләре белән биредә яшәүчеләр мэр янына килде. Ләкин кайберләренең сораулары да бар. Столичная урамында урнашкан 2а йорты ишегалдында яшәүчеләр 5 подъездга хезмәт күрсәткән келәмнәр һәм паласлар элеп кагу өчен стойканы кире урнаштыруларын сорыйлар, ул территорияне реконструкцияләү барышында сүтелгән.

- Әлбәттә, без бу мәсьәләне хәл итәрбез, ул күп функцияле булсын һәм яшәүчеләрне сөендерсен өчен яңа кыяфәттә урнаштырылыр, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев @ mikhail.afanasyev118 һәм җаваплы хезмәтләрнең белгечләренә тиешле йөкләмәләр бирде.

Быел Яшел Үзәндә «Безнең ишегалды» программасына 62 йорт керде. Эшләрнең төп өлеше төгәлләнде. Планнарны корректировкалауда кайбер кыенлыкларга һәм күршеләр арасындагы каршылыкларга карамастан, 2021 елда шәһәр үзгәрде. Төзелеш эшләре һәм техника шау-шуы артта калды, ә алда - территорияне төзекләндерү, кече архитектура формаларын һәм балалар өчен уен элементларын урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев