Михаил Афанасьев 100 еллык юбилей белән котлады
Васильево бистәсендә яшәүче Мария Алексеевна Суслова үзенең йөзенче туган көнен билгеләп үтте.
Аны бу истәлекле вакыйга белән котларга туганнары һәм якыннары җыелды. Аларга район җитәкчесе Михаил Афанасьев та кушылды.
- Һәр көнегез күңелле һәм җылы мизгелләр, гаилә очрашулары белән тулып булсын. Бәхет, муллык һәм тыныч күк йөзе сезгә, - дип теләде Михаил Павлович юбилярга.
Республикабыз белән яшьтәш Мария Суслова 1920 елның 7 июнендә күп балалы гаиләдә туган. Ике туганы фронтта һәлак була, ә ул апасы белән тылда хезмәт итә. Мария Алексеевна дүрт бала, алты онык һәм шулкадәр үк оныкчыклар тәрбияләде. Гасырлык юбилеенда ул үзен бик яхшы хис итә, котлаулар кабул итә һәм алда әле бик күп бәхетле мизгелләр булуына ышана. Берүк шулай була күрсен!
Район Советы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев