Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миңа кредит алганнар. Нишлим?

Мошенниклар кредит рәсмиләштергән – нәрсә эшләргә?

Башка кешегә кредитны аның рөхсәтеннән башка рәсмиләштереп булмый кебек. Тик бер «әмма» бар. Мошенниклар өчен иң нәтиҗәле ысул – сезнең паспорт яки хәтта ксерокопиясе буенча кредит рәсмиләштерү. Бу хакта белми дә калырга мөмкинсез, ә бераздан банк тан шалтыратып, сезгә кредит буенча взносыгызның түләнмәвен хәбәр итәчәкләр.

Бу ничек мөмкин булган соң?
Гадәттә, мошенниклар, кредитка рөхсәт алу өчен, банк яки МФО белән килешү төзергә, ә имзаны ясарга мөмкиннәр.
Кайчагында мошенниклар пас порттагы фотосурәтне үзгәртә ала, ә банк хезмәткәре моны сизми дә кала. Шулай ук, мошенниклар кешедән паспорт мәгълүматларын эш бирүче буларак алдап та алырга мөмкин.

Кредит сезгә рәсмиләштерелгән очракта нишләргә?
Әгәр ялганчылар сезнең ризалыктан башка кредит алса, кичекмәстән финанс оешмасына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада килеп чыккан ситуация күрсәтелергә һәм килешүне өзү турында мөрәҗәгать булыр га тиеш.

Кредит алмавыгызны ничек исбатларга?
Сезнең исемнән куелган язу-имзаларга экспертиза ясау төп дәлилләү чарасы булып тора. Мошенниклар сезнең исемгә кредит алган банкта клиент имзасы белән кредит килешүе сакланырга тиеш. Экспертиза кредитның чыннан да паспорт хуҗасы рәсмиләштергәнме икәнлеген күрсәтәчәк. Гадәттә, аны суд билгели, тик кайчагында банк суд карарыннан башка да аны бәйсез экспертта үткәрү белән килешә ала.
Тагын бер дәлил – сезнең алиби. Мәсәлән, әгәр бу көнне сез шәһәрдә булмагансыз, шуңа күрә сез берничек тә кредит ала алмагансыз ди. Әгәр дә ул урланган яки югалган паспорт буенча рәсмиләштерелсә, полициягә паспорт югалу турында бирелгән гариза дәлил булып торачак. Әлбәттә, гариза кредит алынган датага кадәр бирелгән булса. Шулай ук, әгәр полицейскийлар мошенникларны тотса, бу тагын бер дәлил. Әмма бу бик сирәк була.
Әгәр сезнең гаризага кредит оешмасыннан баш тартсалар, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысы мөһим, сезгә кредит оешмасыннан баш тартканнан соң гына судка барырга кирәк, югыйсә, сез компенсация ала алмыйсыз.

Судка мөрәҗәгать итү өчен кирәк булачак:
1) Билгеләнгән форма буенча тутырылган гариза.
2) Бөтен дәлилләүләрнең оригиналлары һәм күчермәләре.
3) Билгеләнгән күләмдә түләнгән дәүләт пошлинасы.

Әгәр сез, чыннан да, кредит алмасагыз, эш нәтиҗәсе 100 процент сезнең якта булачак. Суд тикшерүе уздырылган очракта, сез чыгымнарны һәм мораль уңайсызлыкларны каплауга компенсация таләп итәргә хокуклы.
Мондый очракларда иң мөһиме барысын да тиз арада эшләргә кирәк. Һәрнәрсәне үзеңә ачыкларга һәм шул чакта эшнең уңышлы тәмамлануына ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев