Мәгариф министрлыгы мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханнары исемлегеннән чит телләрне төшереп калдырды
Россиядә мәҗбүри рәвештә чит тел буенча дәүләт имтиханын кертмәячәкләр. Бу хакта ТАСС федераль мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2022 елдан башлап чит тел буенча дәүләт имтиханын кабул итү планнары турында сөйләгән иде. Әмма Милли ата-аналар комитеты мәгариф министрлыгына әлеге чараны кертүне гамәлдән чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев