МӘЕТ КҮМҮНЕҢ ҺӘР АВЫЛДА ҮЗ ТӘРТИБЕ
Укучыларыбыздан килеп ирешкән сораулар буенча без Васильево бистәсенең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиулла белән әңгәмә корабыз. Сораулар нәкъ менә мәет җирләүгә кагыла.
– Дәваханәдә үлеп, моргта юып, кәфенләп кайткан мәетне өйгә алып керергә ярыймы? Якыннары белән хушлашу, битен карау дөресме?
– Мәетне юганнар икән, аны иң беренче эш итеп күмәргә кирәк, әллә кайларда йөртергә түгел. Өйгә алып кереп чыгуның бернинди гөнаһысы юк.
– Авыл җирлекләрендә мәетне юганнан соң, ишегалдына алып чыгып, дога укыйлар һәм сәдака өләшәләр. Кайбер авылларда доганы өйгә кереп укыйлар, тәртибе ничек?
– Шәһәр җирендә кайвакыт җеназа намазы укырга да кеше җыелмый, авыл җирендә кеше күп килгәнлектән, ишегалдында уку мантыйкка күбрәк туры килә, дөресрәк тә була. Кеше җыелмый икән, өйдә дә уку дөрес. Һәм һәр авылның үз уставы һәм аны мулла хәл итә.
– Мәет җирләгән җирдә вәгазь сөйләү урынлымы?
– Төп шарт – мәетне тизрәк, вакытында җирләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев