Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Менә сиңа тормыш, диярсең...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Мин дә тормыштагы хәл белән уртаклашырга булдым әле, үземнеке белән түгел, бер танышым сөйләгән иде шаклар катып, шулай да була икән, диеп. Булыр да, тормыш бит ул, аның әллә нинди хәлләре бар, беркемгә дә сөйләп булмый торганнары...

Танышым (Альбина дип атыйк, барлык исемнәрне дә үзгәртеп язам) сөйләве буенча, әлеге вакыйга булганчы, ул инде ире белән унбер елдан артык яшәгән булган һәм бик матур торганнар. Башта әтиләре нигезе янында өй салганнар, аннары бер-бер артлы өч балалары туган. Альбина өйдә – ул вакытта 10, 7, һәм 2 яшьлек балалары белән мәш килгән, ире эшләгән – барысы да яхшы. Күршеләребез дә көнләшеп карый иде, чөнки әти-әниләребез белән дә җылы мөнәсәбәттә, ирем Алмазның абыйсы Азат гаиләсе белән дә дуслар идек, ди.


«...Абыйсы иремнән ике яшькә олырак, кечкенәдән үк аерылмас булып үскән алар, чөнки әти-әниләре күп эшләгән. Минем Алмазны балалар бакчасыннан да алган, аннары мәктәпкә бергә йөргәннәр, дәресләрен бергә әзерләгән, гомумән, Азат минем ирем өчен авторитет. Нигә дип мин аларның арасын бозыйм инде, сәбәп тә булмады. Күршеләр көнләшмәсен өчен генә араларны суытырга мин дивана түгел бит инде. Килендәшем Зөлфия дә тыныч хатын, без аның белән дә апалы-сеңелле кебек. Тик аларның балалары булмады, Зөлфиядә хатын-кыз авыруы бар. Мин аны үземчә тынычландырырга тырыштым, медицина гел алга бара, сиңа да нинди дә булса операция ясарлар, йә башка нәрсә уйлап табарлар, җайланыр, дидем. Вакыт узды, Азат белән Зөлфиягә бернинди медицина да ярдәм итә алмады. Азат безнең балаларны үлеп ярата, килгән саен шулар белән мәш килә.
Кечкенә улыбызның ике яшьлеген билгеләргә җыелдык. Утырдык, кунаклар кайтып китте, Азат белән Зөлфия генә калды. Тегеләр абыйлы-энеле үзләренә сөйләшә, ә без килендәшем белән өстәлләрне җыеп, савыт-сабаларны юып, урнаштырдык. Аннары да бергә чәйләр эчеп, озак кына сөйләшеп утырдык әле. Мин балаларны йокларга салырга икенче катка менеп киттем. Кечкенәбезне кочагымда селкеп утырам шулай, бүлмәгә Алмаз белән Азат килеп керде. Ирем минем яныма утырып:

– Альбина, бир баланы, үзем йоклатам, Азатның сиңа әйтер сүзе бар, – ди.


– Әй, беләм инде мин аның ни әйтергә теләгәнен, –дип көлдем мин, – сине аның белән балыккка җибәрүемне сорыйдыр инде. Сорама да – җибәрмим! Хәзер боз юка, әнә узган ел анда берәү боз астына киткән иде, әле дә таба алмыйлар.


– Балык турында түгел лә мин, – диде Азат һәм уйламаган-көтмәгән дигәндәй, –миңа бала табып бир әле, ә? – димәсенме!


Мин телсез калдым. Карыйм, моны минем Алмаз да ишетеп тора һәм әйтерсең бернәрсә булмаган, шулай булырга тиеш кебек, миннән алган улыбызны тибрәтүен дәвам итә. Дәшми. Ә Азат абыйсының ермагы ерылдымени:


– Альбина, син бит инде күреп торасың, безнең Зөлфия белән берничек тә бала булмый, нишләп кенә карамадык. Сезгә килгән саен йөрәгемә кан сава. Тагын бер-ике елдан соң була, олыгаябыз. Зөлфияне ташлый алмыйм мин! Ә ул миңа бала таба алмый. Менә сездә утырам – һәрвакыт күңелле, балалар көлүе, чыр-чу, ә бездә... кабер тынлыгы...

 

– Азат, балалар йортыннан алырга була бит... – дидем мин ни әйтергә белмичә.

 

– Әйе, була. Тик минем эштә берәүләр алган иде, больницалардан башлары чыкмый. Башта балалары сәламәт кебек иде, аннары авырулары бер-бер артлы башланды. Баламның авыр­тулардан елавын, ә үземнең берни белән дә ярдәм итә алмавымны күз алдына китерәм дә... Сезнең балаларыгыз өчесе дә сәламәт. Мин дә сәламәт.

 

– Азат, син үз акылыңдамы? Мин баланы тугыз ай буе йөрәгем астында йөртәм дә, сиңа бүләк итәмме? Суррогат ана тап, хәзер теләүчеләр бик күп.

 

– Әлбәттә күп! – дип фырылдады Азат. – Ә син аларның күпме сораганнарын беләсеңме? Бер генә миллион да түгел! Ә монда... Син баланы тапкач ук, күз алдыгызда булмас өчен, без моннан китәчәкбез. Ә тагын мин әти мөлкәтеннән баш тартам, барысы да Алмазга булсын. Бала өчен, ә?


– Ой, тукта... Башым шартлый хәзер... киттем су эчәм... – дип бүлмәдән чыгып чаптым һәм кухняда утырган Зөлфиядән:

 

– Син безнең ир кисәк­ләренең нәрсә уйлап чыгарганнарын беләсеңме?! – дип сорадым. – Акылларыннан язганнар, билләһи!

 

– Ә нигә язганнар... – дип авыр сулады килендәшем, – башкача берничек тә чыгу юлы юк бит. Балабыз булмаса ул мине ташлаячак. Болай итсәк ышанычлы – син бала табасың, ә Азат сиңа кирәкми... башка хатын-кызны кем белгән... бала да табар, ирсез дә калдырыр... Картлык көнемдә ялгызым утырып калырмын. Кысыр хатынның кемгә хаҗәте бар?


Без дүртәүләшеп бик озак сөйләштек. Ирем тулаем абыйсы яклы. Ул гел аның яклы. Хәтта мондый очракта да. Ә мин үземә урын таба алмыйм. Хәзер бар да миннән тора, җавап көтәләр, ә мин... Берничек тә карар кабул итә алмыйм. Баш тартырга да белмәгән. Жәллим Азат белән Зөлфияне. Менә шулай бик җитди мәсьәлә каршында торам, нишләргә дә белмим, сиңа да чарасызлыктан сөйләдем...»


Танышым шулай эчен бушатты. Мин дә аңа төпле киңәш бирә алмадым. Тугыз ай күтәреп йөреп, тапкан баланы бирү уен эшмени? Бер карасаң, үзләренең өч балалары бар инде, бәлки туганнарын да бәхетле итәргәдер? Сез ничек уйлыйсыз? Менә сиңа тормыш, диярсең...

Сәламнәр юллап калучы Рәмзия Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Зина кылу бит бу, харам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ӘстәгъфируЛлаһ!