Медицина ярдәме якынайды
Яшел Үзән районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ильинское һәм Кызыл Яр авылында «Милли сәламәтлек сак лау проектлары» программасын, төбәк һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында модульле технология буенча төзелгән ике яңа ФАП ачу тантанасы узды.
Бу торак пунктларда яшәүче ләр өчен әһәмиятле вакыйга булды, анда хәзер квалификацияле медицина ярдәме якында гына.
– Яңа ел алдыннан яңа фельд шер-акушерлык пунктлары ачылуга мин бик шат. Бу күп очракта Татарс тан Президенты Рөстәм Миңне ха новның, район башлыгы Михаил Афанасьевның бәяләп бетергесез ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды, – дип билгеләп үтте Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин.
Яңа ФАПлар кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары, канализация, заманча медицина җиһазлары һәм видео күзәтү системасы белән җиһазландырылган.
Шуны да билгеләп үтәр гә кирәк, бирегә Серго исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелгән медицина суыткыч техникасы куелгын.
– Авыл халкы бу вакыйганы күптән көтте, чөнки элек ФАПлар югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен яраклы булмаган иске агач йортларда урнашкан иде. Ә тиешле җиһазлар булмау Яшел Үзән медицина учреждениеләренә яисә Васильевога баруны таләп итте, – диде Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең баш табибы вазифасын башкаручы Эльмир Гатин.
Һәр ФАПның бәясе 4 миллион сумга якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев