Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицина хезмәте өчен түләргәме?

– Хөрмәтле редакция! Хәзер бер генә медицина учреждениесенә дә буш кул белән барып булмый. Барысы өчен дә түләргә кирәк. Ә мәҗбүри медицина иминияте буенча безгә нинди хезмәтләр бушлай күрсәтелә соң? Газета укучы.

Еш кына авыруларга мәҗбүри медицина иминияте (ММИ) программасы кысаларында билгеләнгән медицина хезмәтләре өчен түләргә тәкъдим итәләр, әмма күпләр нинди хезмәтләрнең бушлай күрсәтелүен белми.


Авыруларга, мәсәлән, теш алганда һәм стоматологиядә анестезия, калкансыман бизнең гормоннарын билгеләү, пациентның стационарда булган вакытында дарулар, эндопротезлар, күзгә операцияләр вакытында ясалма хрусталиклар кую, физиопроцедуралар, депрессияне дәвалау өчен түләргә тәкъдим итәләр. Әмма югарыда санап үтелгән хезмәтләрнең мәҗбүри медицина иминияте программасына керүен бөтенебез дә белми.
Түбәндәге хезмәтләр өчен ММИ фондыннан түләнгән һәм икенче тапкыр алар өчен түләргә кирәкми:


*теш алдыру;
*хирургия манипуляцияләрен үткәргәндә яисә стоматологиядә анестезия куллану;
*калкансыман биз гормоннарын билгеләү;
*пациентка стационарда булганда дару препаратлары бирү;
* хирургия дәвалавында чыгым материаллары, мәсәлән, металл пластиналар, эндопротезлар, күзләргә операция вакытында ясалма хрусталиклар;
* физиопроцедуралар;
* массаж;
*депрессияне дәвалау.


Әгәр медицина учреждениесе мәҗбүри медицина иминияте полисы булган очракта түләүсез медицина процедураларын үткәрүдән баш тартса һәм өстәмә түләүне таләп итсә, бүлек мөдире яки баш табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Без шулай ук медицина тикшерүләрен үткәрү һәм медицина ярдәме күрсәтү вакытын да белергә тиеш.
*диагностик тикшеренүләрне көтү вакыты (УЗИ, рентген, маммография һ. б.) – 2 атнадан артмас ка тиеш;
*МРТ һәм КТ ясау – иң күбе 1ай;
* онкология диагнозы куелучылар өчен ул 14 көнгә кадәр кими.

Моннан тыш, регламент буенча ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте килү вакыты 20 минуттан артмаска, ә кичектергесез ярдәм пациентка мөрәҗәгать иткән мизгелдән 2 сәгатьтән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш.
Табиб-терапевт яки педиатр авыруны – 24 сәгатьтән, ә табиб-белгечләр 14 көннән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш дип билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев