Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Медицина кадрларын саклау – безнең системалы эшебез, беренче чиратта - уңайлы эш урыннары һәм социаль ярдәм», - диде Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 Яшел Үзән стоматология сырхауханәсенә визиты вакытында

Стоматология поликлиникасы бинасы 1984 елда төзелгән, биредә косметик ремонт 2008 елда үткәрелгән. Бүгенге көндә учреждениедәге атмосфера 90нчы елларга карый, ә медицина персоналының җитмәве борчуга сала.

- Монда капиталь ремонт кирәк. Медицина учреждениесе заманча, уңайлы, яхшы техника һәм югары класслы белгечләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш, бу беренче чираттагы бурыч, - дип игътибар итте Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.



Медицина кадрларын саклап калу-иң мөһим мәсьәлә. Бу стоматология бүлегенә дә, шәһәр һәм район медицина учреждениеләренә дә кагыла.
- Шундый тенденция саклана: яшь белгечләр килә, кирәкле тәҗрибә алалар, шулай итеп, "кулларын чарлыйлар" һәм шәхси клиникаларга китәләр, - дип проблема белән уртаклаша Яшел Үзән РҮХ @crb.zelen баш табибы вазифаларын башкаручы @crb.zelen Эльмир Гатин.

Табиблар җитмәү, чыннан да, шәһәр һәм район өчен кискен проблема.
- Медицина кадрларын саклап калу – безнең сезнең белән системалы эшебез,беренче чиратта-уңайлы эш урыннары һәм социаль ярдәм. Әгәр без үзебез табиблар һәм бөтен медицина персоналы өчен шартлар тудырмыйбыз икән, моны безнең өчен кем эшләячәк? Яшел Үзән медицина көллияте - кадрлар әзерләүче, республика башкаласына якын булу, анда илнең иң яхшы медуниверситетларының берсе, дәүләт ярдәме программалары бар. Һәр этапта катнашачакбыз, - дип йомгаклады Михаил Павлович.

Барлык мәсьәләләр буенча да контроль сроклар белән йөкләмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев