Медикларны закон саклый
Белә идегезме?
Аларның эшчәнлегенә комачаулау чыларга штраф һәм хәтта, җинаять җаваплылыгы каралган.
Узган елдан башлап, медикларның гомеренә куркыныч янау очракларының күбәюе сәбәпле, Россия Федерациясенең җинаятьләр һәм административ хокук бозулар турындагы кодексларына медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү, пациентларның һәм медицина хезмәткәрләренең гомерен һәм сәламәтлеген саклау гарантияләрен тәэмин итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.
Болар нинди үзгәрешләр һәм каршылык күрсәтүчеләргә нинди җәзалар каралган соң? Моның белән кызыксынган газета укучыларның сорауларына аңлатманы прокурор ярдәмчесе Әнвәр Шакиров җавап бирә.
– «Медицина ярдәме күр сәтүгә каршылык күрсәтү» ди гән яңа маддә буенча медици на хезмәткәренең законлы эш чән легенең нинди дә булса формасына комачаулаган өчен, 4тән алып 5 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә җаваплылык каралган.
Машина йөртүчеләрнең ашыгыч медицина ярдәме машинасын һәм мигалкалар, сиреналары булган башка хезмәтләргә юл бирмәү очракларында, кертелгән үзгәрешләр белән административ җәза катгыйланган. Хәзер аларга штраф 3тән алып 5 мең сумга кадәр салынырга, ә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 3 айдан 1 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкиннәр.
РФ җинаятьләр кодексына кер телгән өстәмәләр буенча, саксызлык аркасында пациентның сәламәтлегенә авыр зыян салынган, медицина хезмәткәренең законлы эшчәнлеге формасында нинди дә булса каршылык күрсәтелгән өчен 80 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җинаять җаваплылыгы, яки хөкем ителүченең 6 айга кадәрге хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә, йә 3 елга кадәр иреген чикләү, йә 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр билгеләү, йә 6 айга кадәр кулга алу, йә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Саксызлык аркасында пациентның үлеменә китергән шул ук гамәл өчен гаепләнүче 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев