Мең айдан да хәерлерәк кич ул – Кадер кичәсе
Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә.
Мөселман даирәсенең изге һәм шәриф Рамазан аеның да соңгы ункөнлегенә килеп җитәбез.
Бу айның һәр көне, һәр кичәсе мөселманнар өчен бик кадерле булса да, аның бер кичен аеруча зурлап, олы җавап лылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһ Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны «Ләйләтүл кадер», ягъни «Кадер кичәсе» дип билгеләп үтә. Ураза аеның шушы кадерле киче уңаеннан без Яшел Үзәннең Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчете имамы Габделхәким хәзрәт Сәфәрхановка газета укучыларыбыз биргән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
– Әссәламәгаләйкүм, Габделхәким хәзрәт. Кадер киченең төгәл көне билгеле түгел. Аллаһ Тәгалә аны бездән ни өчен яшергән икән?
– Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим! Шушы серле кичнең шәрәфәтен һәм хикмәтен аңлатып, АллаҺ Тәгалә мөэминнәргә: «Кадер киче мең айдан да хәерлерәк», – дигән, ягъни бу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата. Аллаһ Тәгалә бу кичәнең вакытын яшереп, Рамазан аеның соңгы ун көнендә безнең гыйбадәттә калуыбызны теләгән. Шуңа күрә, соңгы ун төндә Коръән һәм намазлар укып, догалар кылып чыгарга кирәк. Бу бик зур дәрәҗә һәм савап. Әгәр дә мондый мөмкинлекләрең булмаса, бу кичәне Рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кирәк, яисә бөтенләй дә хәлеңнән килмәсә, Рамазан аеның 27нче төнендә (быел ул 19 майга туры килә) гыйбадәтләр кылып уздырырга киңәш ителә. Рамазан аен ураза һәм башка гыйбадәтләр белән уздырган кешеләр өчен Кадер кичәсенең кыйммәте булган кебек, ураза тотмый башка гыйбадәтләрне үтәмәгән кешеләр өчен дә кадере бар. Чөнки бу кичә Аллаһ Тәга ләнең рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачылган бер кичедер. Бу кичә тәүбә итәргә теләгәннәр өчен бер форсаттыр.
– Кадер кичендә кешенең бер еллык гамәле языла, диләр. Бу дөресме?
– «Кадер» сүзен «тәкъдир» төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр, шул төндә кешенең тәкъдиренә үзгәреш ләр кертелер. Рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре тәкъдирләренә йогынты ясамый калмас. Шуңа күрә, кеше шушы кичәне лаеклы уздырырга, тәкъдирен дөресләргә, аның мәгънәсен аңларга тырышырга тиеш.
– Рамазан аенда Тәравих намазы укыла. Ул нинди намаз? Башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла? Ураза тотучының һәрберсе дә Тәравих укыр га тиешме?
– Тәравих – Рамазан аена гына хас булган, башка вакытта укылмый торган намаз. Ул егерме рәкәгать укылырга тиеш. Бу намазны укымау гөнаһ булып саналмаса да, укыган очракта, савабы бик зур, кылган гөнаһлары кичерелә. Кешенең хәле булмаса, аны дүрт яисә сигез рәкәгать итеп тә укырга була. Егерме – катгый сан түгел. Рамазанның ямен бетермәс өчен, аны егерме рәкәгать итеп укырга киңәш ителә. Әлеге намазны ураза тотмасаң да, укырга була.
– Сәхәргә торганда, йоклап калсаң нишләргә?
– Сәхәр – сөннәт эшләрдән булып тора. Тора алсаң, бик яхшы, саваплы булыр. Сәхәрсез калу уразага зыян китерми. Уянгач, уразаны дәвам итәргә генә кирәк. Ягъни сәхәрнең уразага турыдан-туры бәйләнеше юк.
– «Мин әле дингә кермәгән, намаз укымыйм», – дип ураза тотмаучыларга нәрсә дип җавап бирер идегез?
– Һәр кешенең дингә керүенең үз юлы бар. Ә ураза тоту аңа керүнең иң җиңел юлы булып тора. Чөнки аның өчен әллә нәрсәләр эшләргә, догалар да ятларга кирәкми, фәкать ашаудан һәм эчүдән тыелып тору. Соңгы вакытта намаз укымыйча ураза тотарга ярамый дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Бу дөрес түгел. Намаз уку – үзе бер, ураза тоту икенче гамәл һәм аның үз савабы. Димәк, Аллаһ Тәгалә аңа дин юлын ураза белән ачып җибәргән. Ул кеше, һичшиксез, киләчәктә догаларын да кылыр, намаз да укыр.
– «Ураза тотасыңмы?» – дип сорарга ярыймы?
– Асылда, бу әдәпсез сорау. Аны бер сәбәп булганда, мәсәлән, ифтарга чакырырга кирәк булганда бирергә була. Әмма, һич кенә дә кешене оятка калдыру яисә кыен хәлгә кую өчен түгел.
Ураза ул һәр кешенең үзе, Аллаһ Тәгалә белән элемтәгә керү, рухи чисталык өчен кирәк.
– Намаз укыганда черки теш ләсә, нишләргә?
–Намаз укуның үз кагыйдәләре бар. Әгәр черки тешләсә, мөмкин кадәр түзәргә, артык хәрәкәтләр ясамаска тырышыр га кирәк. Сабырлык җитмәсә, селтәнеп түгел, ә әкрен генә, бер кул белән куып җибәреп, намаз укуны дәвам итәргә була.
– Ни өчен фитыр сәдакасының минималь күләме билгеләнә? Фитыр нинди сәдака ул?
– Бу үзе бер мөһим тема. Әлеге сәдаканы кайберәүләр мәчеткә кертеп бирү дип кенә уйлый. Ләкин ул мохтаҗ кешене бер тапкыр ашаткан кадәр күләмдә булыр га тиеш, шуңа күрә күләмне билгелиләр. Әмма, кешенең башкаларны туендырырлык мөмкинлеге юк икән, ул бу сәдаканы бирергә тиеш түгел. Асылда, фитыр сәдакасын мохтаҗларга, үзеңә тапшыру дөрес була. Аны мәчеткә кертү, искәрмә булып кала, ягъни кешеләрнең әлеге гамәлне үзләре башкара алмавын аңлата. Игелекне үз кулың белән башкарырга кирәк. Бу сәдака Рамазан аенда гына бирелергә тиеш. Әмма мәчеткә китерсәләр, аны да соңгы көнгә кадәр калдырмаска киңәш ителә. Чөнки, аны мохтаҗларга тапшырып өлгерергә кирәк. Фитыр сәдакасын Гает көнендә гает намазына кадәр таратып бетерер гә кирәк.
– Тәравих намазында ялгышсам, саҗдаисагу кылам. Дөрес эшлимме?
– Шикләнсә, ярый.
– Мәетнең бурычы булса, аны җирләргә ярыймы?
– Ярый, әлбәттә. Әмма бурычны мирас алучы туганнары түләргә тиеш. Риваятьләргә караганда, бер мөселманны җирләгәндә, пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. җыелучылардан: «Бу кешенең бурычы бармы?» – дип сораган. Булганын белгәч: «Кем түли?» – дигән. Җавап ишетмәгәч, китә башлаган. Шулчак, җыелучыларның берсе: «Үзем түлим», – дигәч, кире борылган. Ләкин моннан җирләргә кирәкми дигән нәтиҗә ясалмый, ә бурычны түләүнең әһәмияте күрсәтелә.
– Кабер ташына сурәт ясату дөресме?
– Юк, дөрес түгел.
– Моргтан мәетне кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җирләргә ярыймы?
– Моргта кагыйдәләрне белмәскә мөмкиннәр, шуңа күрә, алай җирләү дөрес булмас. Искәрмә очракларда, әйтик, моргта кагыйдәләрнең дөрес үтәлгәнлеген белгәндә, яисә туганнары булмаганнарны гына шулай җирләргә ярый.
– Безнең кыласы гамәлләребез маңгаебызга язылганмы? Күрәчәгем булган, дип язмышка сылтау дөресме?
– Дөрес түгел. Бу кылган гөнаһларыңны аклау булып тора. Үткән хәлне искә төшерү – дөрес. Язмышка сылтап, гөнаһ өстенә гөнаһ кылына.
– Мөселман кешесе гел чиста йөри. Тәһарәте камил булмаса, нинди гыйбадәтләр кылырга ярый?
– Тәһарәт ярты-йорты гына була алмый. Ул йә бар, йә юк. Тәһарәт бары өч гамәл алдыннан булмаса, гөнаһ булып санала. Намаз уку, Коръән китабын кулыңа алу, Кәгъбәтулла янында таваф кылу өчен тәһарәт кирәк. Башка очракларда ул таләп ителми, мәҗбүри түгел, ләкин киңәш ителә.
– Намазны кайларда укырга ярый?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.: «Миңа бөтен җир йөзе мәчет итеп бирелгән», – дигән. Аллаһ Тәгалә шулай итеп мөселманнарга җиңеллек биргән. Намазны кайда да укыр га була: чирәмдә дә, өйдә дә, комлыкта да, балчыклы урында да. Иң мөһиме чисталык кына булсын. Монда сүз тузан һәм башка пычраклык турында түгел, ә нәҗес, турында бара.
– Хәзрәт, биргән җавапларыгыз өчен, сезгә зур рәхмәт. Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз кабул, ил-көннәребез имин булсын, Гает бәйрәмен күңел шатлыгы белән каршыларга язсын!
– Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев