Майда нинди дару үләннәре җыярга?
Тәҗрибәле бакчачылар инде белә, май аенда, шулай ук, имән, балан, эт шомырты кайрысы җыерга кирәк.
Үләннәрдән – утчәчәк (весенний адонис), көтүче сумкасы, бака яфрагы, өч төсле миләүшә чәчәге, кыр наратбашын (хвощ) киптерү дә комачауламас. Энҗе чәчәген яфраклары белән, тузганакны (одуванчик) тамыры белән һәм бүре аягын (булавовидный плаун) споралары белән бергә киптерегез. Язның өченче ае сазанакның ( болотный багульник) яфраклы ботакларын, тырмаклы каен (бородавчатая береза) бөресен һәм яфракларын, үги ана яфрагы һәм чәчәге, язгы баллы чәчәк (первоцвет), нарат җиләге яфрагы, тояк үләне, кычыткан, кара карлыган, турак уты яфракларын җыю вакыты. Белгечләр май аенда шомырт, кызыл дүләнә (боярышник) чәчәкләрен һәм җимешләрен, курай үләне (дягель), әрекмән, ишәк колагы (окопник), чалмабаш (пион), керән тамырларын, абага, сарут (пырей ползучий) сабак-тамырларын әзерләргә киңәш итә. Бу айда себер ак чыршысы (пихта), нарат ылысы һәм бөресен, кара тополь бөресен һәм шомырт чәчәге белән җиләген җыегыз.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев