Май аенда Татарстанда яшәүчеләр өчен өстәмә өч көн ял итәчәк
Сәбәбе - май бәйрәмнәре һәм Ураза гаете.
Май аенда Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган ике эш атнасы көтә. Бәйрәм көннәре 3, 10 һәм 13 майга туры килә. Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көне һәм Ураза бәйрәме уңаеннан ял итәчәкбез.
30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскарак булачак.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында искә төшерүләренчә, эш бирүчеләр үз инициативалары белән аларның хезмәткәрләренә тәкъдим итсә, россиялеләр өстәмә ял көннәрен май аенда ала ала. Шул ук вакытта ведомствода эш вакыты нормасы кимеми, дип кисәттеләр.
Шуңа күрә, әгәр өстәмә яллар бирү турындагы инициатива эш бирүчедән чыга икән, ул аларны түләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Моның өчен локаль норматив акт кирәк, аны ирекле рәвештә бастырып чыгарырга мөмкин. Документта ял көне өчен түләнергә тиеш, дип күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев