Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәхәббәтсез гаилә дә нык була ала

Бөтен җирдә, һәр кавышуның нигезе – мәхәббәт, диләр.

 

Әмма мин моның белән килешмим. Безнең яратышмаган килеш пас­портларга пичәт сукканга инде 15 ел. Мин бәхетле һәм мәхәббәтсез гаилә дә нык була ала дип, авыз тутырып әйтә алам.

Яшь чагымда мин дә яраттым. Бу бөтен барлыгымны биләп алган хис иде. Шул хисләремә ышанып, мине хөрмәт итмәгән һәм бәяләмәгән кешегә кияүгә чыктым. Ул эчәргә һәм ничек тели шулай яшәргә ярата иде. Улыбыз туды, әмма әтисе йөрәгендә аңа да урын булмады. Нигә аңа кияүгә чыктыммы? Әйтәм бит, яраттым! Ул китте һәм мин барлык ирләрне күрә алмаучы ялгыз анага әйләндем. Башка беркайчан да көчле затларга йөрәгемне ачмаячакмын, дип үземә беркетеп куйдым.


Вакыт бара, мин эшлим һәм улымны тәрбиялим. Шәхси тормышымны җайларга вакытым да, теләгем дә юк иде. Эштә сүз катучылар булды, тик мин берсен дә якын китермәдем. Бервакыт дус кызымның туган көнендә бер ир-егет белән таныштым. Ул өйләнгән иде, шуңа аның белән аралашудан читләшмәдем. Бик яхшы дусларга әверелдек. Тора-бара хатыныннан аерылды, аның да нәфис затлардан күңеле кайтты. Мин аңа барлык хатын-кызларның да бер төрле булмауларын аңлатырга тырыштым. Ә ул миндә ирләргә карата хисләремне үзгәртергә теләде.
Аның белән аралашып, чынлап та барлык ирләрнең дә начар булмавын аңладым. Сөйләшеп булырдайлары, аңлаучы һәм гаеп итми торганнары да бар икән. Без очраша һәм бер-беребезгә эчләребезне бушата башладык. Аны очратуыма мин шат идем.


Минем дустым безгә еш килде һәм улым белән дә дуслашты. Сөйләшү өчен уртак темалары да табылып торды. Бер көнне ул миңа яратуын әйтте. Мин шаккаттым һәм ниш­ләргә белмәдем. Үземдә андый хисләр булмагач, дустымны югалтам дип курыктым. Ул янымда калды һәм миңа ышаныч, терәк булды. Мин үземне яратырга рөхсәт иттем, ә ул минем өчен шулай ук иң яхшы дустым булып калды.
Улым белән сөйләштем, шундый әтием булса мин шат, диде. Мин дә, инде бер тапкыр яратып кияүгә чыгып караганлыктан, бу юлы тирән хисләр кичермәсәм дә, ризалык бирдем. Матур гына яши башладык. Ирем миңа да, улыма да бөтен яктан терәк, ярдәмче. Мөнәсәбәте дә, беренче ирем белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Миңа, башка бала таба алмаячаксың, дигән диагноз куйганнан соң да, бер генә сүз белән дә ризасызлыгын белдермәде. Ә үзе бик тә бала теләде.


Каенанам улының мине сайлавына риза булмады. Мин аңа ошамадым. Иремне яратмавымны сизгәндер, мөгаен. Аның аркасында проблемалар көттем, тик ирем үзенең мине сайлавын һәм аерылышырга җыенмавын әйтте. Каенатам улының кемгә өйләнүенә битараф иде бугай, кысылмады. Шулай итеп, мине улым белән кабул итүдән башка чаралары калмады.


Бүген дә берни үзгәрмәде. Без ирем белән дус, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Мин, бәлки, аны үземчә яратамдадыр. Ул бөтен йөрәгемне биләп алырдай, китапларда языла торган мәхәббәт түгел, әмма ул миңа бик тә кадерле.
Аның белән узган 15 ел буе, очраштырган өчен, Аллаһка рәхмәт укыйм. Ул һәрвакыт миңа ярдәм итеп, ярты сүземнән аңлый. Аның өчен мин – бөтен дөнья. Улымны да үзенеке итеп тәрбияли. Улым да аны әтисе дип саный. Күп кенә дус кызларым минем яратмыйча кияүгә чыгуымны аңламады. Аларча, мәхәббәтсез гаилә озак яши алмый. Ә мин андый кавышуның нык һәм гомерлеккә була алуын исбатладым. Чөнки мәхәббәттән дә мөһимрәк хөрмәт, ышану һәм рәхмәтлелек кебек хисләр бар. Һәм миңа башка беркем дә кирәкми. Мин үземне дөньяда иң бәхетле хатын дип саныйм. Мондый ышанычны миңа яшәвемнең мәгънәсенә әйләнгән иң яхшы дустым бирде. Барлык хатын-кызларның да минем кебек яратылып яшәүләрен теләп калам.


Райондашыгыз Л.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев