Мәхәббәткә беркайчан да соң түгел
Кайвакытта пенсиягә чыккач яки инде бөтенләй олыгаю ягына барганда кавышучылар турында ишеткәч, күңелдә иң беренче тәнкыйть хисе уяна.
Нинди мәхәббәт инде ул шул яшькә җиткәч, дип уйлыйбыз. Кая монда 60-70 яшьлекләрне гаеп итмәскә, бер танышымның кызы үзенә яр тапкан 47 яшьлек әнисеннән «әби булдың бит инде, нинди ир сиңа» ди көлүе исемдә. Үзең шул яшькә җитми торып, алар хәлен аңлап булмый ул. Шуңа, беркемне дә гаепләмәскә, көлмәскә, мыскыл итмәскә, ә бәхет теләргә кирәк. Картлык көнендә дә кешенең бәхетле булырга һәм яратырга хакы бар.
Менә шундый соңарган мәхәббәт турында языйм әле дидем.
Без мәктәпне тәмамлаганга 40 ел узгач, сыйныфташлар белән очрашу оештырдык. Исән булучылар барысы да диярлек килде. Үзгәргәннәр, олыгаеп баралар, әмма барысы да шундый якыннар! Очрашудан барыбыздан шат булдык, аралашып туя алмадык.
Арабызда иң гаҗәпләндергәне Галия булды: яшь күренә, чибәр, үзеннән нур бөркелә, күзләре янып тора. Без аның белән скайп аркылы аралашкалап тордык һәм күзләре һәрвакыт моңсулык һәм сагыш белән тулы була иде.
Унынчы класста Галия белән бер хулиган егет арасында мәхәббәт уянды. Аның әти-әнисенә, әлбәттә инде, бу бер дә ошамады. Алар кызларына башка егет таптылар: уңышлы, бай, җитди һәм төплене. Галия үзе тыныч, сабыр, тыңлаучан, әти-әнисе сүзе аның өчен закон. Аларга каршы килә алмыйча, шуңа кияүгә чыкты. Туенда да моңсу иде, кунакларның һәр «әче» ди кычкыруларына, иреннәрен кысып, күзләрен йомып утырды.
Мин Мәскәүгә киттем, Галия монда калды һәм аның белән мин сирәк кайткан вакытларда гына очраштык. Анда да ул беркайчан да өенә чакырмады, кафеда сөйләшеп утырдык. Шулай да мин аның бай җиһазлы зур фатирда яшәвен белә идем. Коңгырт күзләре артында яшеренгән сагыштан аңа бу байлыкның бәхет китермәвен аңлавы авыр булмады. Әти-әнисен кайгыга салып, аерылышырга аның башына килмәде. Бәйләп торырга балалары да булмады. Ә ун ел элек Галия ирен җирләде.
«Булды, ялгызым гына яшәп бетерәм, башка кияүгә чыкмаячакмын. Безнең хәзер бу яшьтә нинди хисләр инде», диде ул миңа бер аралашуыбыз вакытында.
Ә сыйныфташлар очрашуында мин бөтенләй башка Галияне күрдем! Әлбәттә инде: «Давай, сөйлә, нәрсә булды?» – дигән сорауларым белән ябыштым. Башкалардан читкәрәк китеп утырдык һәм ул миңа яшь кыз кебек гашыйк булуын әйтте:
– Кибеттә таныштык. Мин киштәдәге берәү генә калган яраткан, бер авылда шәхси эшмәкәр пешерә торган күпереп пешкән ак күмәчемә кулымны суздым, ул да шуңа үрелде. Бер-беребезгә карашып алдык, уңайсыз булып китте. Тагын шундый юкмы, дип, сатучыдан сорадык. Юк, соңгысы, ди. Карашып торабыз шулай, ә ул: «Алайса, сезгә булсын, тик мине чәй эчәргә чакырыгыз», – дип елмайды. Менә шул күмәч белән чәй эчкән көннән бирле бергә инде. Минем яшьтә дә шулай гашыйк булырга мөмкин икән! Белсәң иде, без шундый бәхетле! Әти-әнием ярәшкән ирем белән арабызда хәзерге хисләрнең чиреге дә булмады. Минем кеше түгел иде ул. Нишлисең бит. Ходайның миңа чын мәхәббәт хисләрен кичерүне шушы яшемә калдыруына рәхмәтлемен. Яшәртте ул мине!
Ә мин шаккатып аны тыңлап утырдым. Чын күңелемнән Галия өчен сөендем. Мәхәббәткә беркайчан да соң түгел, дип белеп әйткәннәр, димәк! Иң мөһиме аннан качмаска, кеше сүзләренә карамаска гына кирәк! Бераз көнләшеп тә куйдым әле! Безнең ирләребез белән арада андый шашкын хисләр хәзер тынган иде, ә дускаем әйтерсең яшьлегенә кайткан. Күрәсең, кемгә кайчан бирелә инде, һәркемнең үз вакыты.
Сәлам белән, бәхет теләп, Айсылу булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев