«Мәхәббәтебез өчен без бик яхшы түләдек» (редациягә килгән хат)
Кемгәдер бу тормыш бик җиңел бирелә, ә кемнеңдер язмышы зур сынаулар белән тулы. Минеке дә шикәр түгел. Хәзер яшьләр бигрәк тә әзергә яшәргә ярата, әти-әниләре барын да булдырып бирә – яшә генә! Ә алар шуның да кадерен белми бит, рәхмәтле дә, риза да, канәгать тә була белмиләр. Эх, миңа бирсеннәр иде шулай, белер идем…
Безгә унҗидешәр яшь иде. Мин киләчәккә зур өметләр бирүче мөлаем кыз, ул – алдына уңышка ирешү максатын куйган тырыш егет. Безне бер нәрсә берләштерде – икебез дә начар гаилә балалары. Тормышларыбыз җайлана гына, тоннельнең теге башында яктылык күренә генә дигәндә... мәхәббәт барысын да үзгәртте.
Мине дә, Таһирны да тормыш рәхәтлеге белән азындырмады. Беркайчан да әтисе булмаган Таһирны әбисе үстергән, ә әнисе Себергә акча эшләргә киткән. Балачагын бәхетле дип әйтерлек түгел. Малай язмышына күп сынаулар язылган. Гел күченеп йөрүләр, акча җитмәү һәм әти-әни мәхәббәтеннән мәхрүм булу үз эзен калдырган. Аңа ашарга акча табу өчен, кечкенәдән эшләргә туры килгән.
Ниһаять, язмышын үзгәртү җае чыккан. Таһирны ерак туганнары үзләренә алган.
Алар аңа түбә һәм уку мөмкинлеге биргән. Алга таба яхшы тормыш перспективасы, ә иң мөһиме туганнары аңа фатирларын васыять иткән.
Ә мин гаиләдә өченче – кирәкмәгән һәм көтелмәгән бала. Мин туганнан соң әти-әнием каты спиртлы эчемлекләргә тартылды һәм берничә ел эчендә алкоголикларга әйләнде. Апа белән абый аерым яши башлады, ә миңа күпне күрергә туры килде.
Без шәһәрнең шәхси секторында яшәдек. Кышларын өйдә суык, ә суыткычта буш була иде. Мәктәпне тәмамлагач, апа мине үзе янына алды, уку йортына документларымны тапшырырга булышты. Менә без шунда Таһир белән дуслаштык та инде.
Дуслыгыбыз һәм бер-беребезгә җылы мөнәсәбәтнең мәхәббәткә әверелгәнен сизми дә калдык. Барлык буш вакытны бергә уздырдык һәм чын мәгънәсендә бәхетле идек. Әмма алда җитди сынау көтеп торган икән. Безнең яратышуыбыз турында Таһирның туганнары белеп алган һәм аңа катгый ультиматум куйган: йә мин, йә фатир һәм якты киләчәк. Таһирга акылы башканы әйтсә дә, ул бер икеләнүсез йөрәге кушканны сайлаган.
Аның бу карары өчен без яхшы түләдек. Туганнары васыятьләрен үзгәртеп кенә калмады…
Лилия булам.
Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №39 (4 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев