Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәхәббәт сугыш дип тормый

Саулармысез, кызлар! Мин үзем Казанда яшим, әмма әни янына авылга кайткач, «Яшел Үзән»не карап чыгам. Матур һәм кызыклы, укырга җиңел чыга ул сезнең хәзер, журналга охшаган.

Минем күршедә Лида апа яшәде һәм ул гомере буе улының әтисен көтте. 96 яшендә бакыйлыкка күчкәндә дә уенда Хәсәне булгандыр, мөгаен. Шуның кадәр яратып сөйли иде. 
Сугышта туган мәхәббәт тарихлары турында бик күп язылган. Аларның һәрберсе кабатланмас, үзенчәлекле. Кемнәрнеңдер ул берничә айлык кына булган да, беткән, ә кемнәрнеңдер – гомерлек. 

Лида апа белән татар егете Хәсәннең мәхәббәте, кыз шәфкать туташы булып эшләгән, ә егетнең 1943 елда Курск астындагы каты бәрелештән соң яраланган аягын дәвалаган госпитальдә башланган. Алар бер-берен чынлап яраткан һәм Лида сөйгәненнән бала көткән. Тик аңа әйтеп өлгерә алмаган, бу турыда соңрак, Хәсән терелеп, кабат фронтка киткәч кенә белгән. 

Киткәндә Хәсән исән калырга һәм Лидасы янына кайтырга вәгъдә биргән. Аның сугыштан кайтуын көтү Лида апа өчен бик озак елларга сузылган. Хәсәннән хатлар да килмәгән һәм ул үзенең хөрмәтенә, шулай ук, Хәсән исеме кушылган улы туганны да белмәгән. Лида апа татарларда алай «кече Иван – олы Иван» кебек итеп исем кушмауларын уйлап тормагандыр инде. Минем Хәсән Хәсәновичка хөрмәтем бик зур, Лида апа бик яхшы ул тәрбияләп үстергән. Әнисе янына гел килеп йөрде, кадер-хөрмәт күрсәтте. Ә Лида апа үлгәнче үзен үзе карады, бик көчле рухлы карчык иде, урыны җәннәттә булсын.

Дуслары һәм якыннары Лида апага: «Оныт! Яшьлектә кем белән ни булмас!», дип киңәш биргәннәр, әмма ул өметен өзмәгән.

Сугыш беткән. Улы үсә төшкән, ә Лида апага берничә ир димләнеп караган, тик ул аларның барысын да куып җибәргән. Хәсәнне эзләтеп, запрос артыннан запрос юллаган. Аңа сөйгәненең хәбәрсез югалуы турында җавап килгән, әмма ул сугышта очраткан бердәнберенә гомере буе тугрылык саклаган. 

Еллар узган. Улы үсеп җитеп, хәрби булган һәм әнисенең әтисе турында горурланып сөйләүләрен йөрәгенә сеңдереп, әтисен эзләп табуны тормышында максат итеп куйган. Күпсанлы хатларына, запросларына уңай җавап килмәгән. Аннары, 6-7 ел элек, Ленинград өлкәсе патриотлар клубы эзләнүчеләре, Кызыл Армиянең канкойгыч бәрелешләр узган урында, сугышчыларның җәсәдләре арасында Фәләнов Хәсән Фәләнович медальонын таба. Эзләнүчеләр аны Хәсән Хәсәновичка тапшыра. Әмма Лида апа үзенең гомер буе үлгән кешене көтеп уздыруын инде белми калды. Медальон аның улы кулына эләккәнче берничә ай элек бакыйлыкка күчкән иде. 

Без инде күрше хатыннары үзара сөйләшкәндә моның шулай килеп чыгуына шатландык та ул вакытта. Лида апа өчен яраткан Хәсәне гел яшь килеш исән иде. Аның кайдадыр яшәп ятуы турындагы уй Лида апага да тирән картлыгына кадәр яшәргә көч биргәндер әле, диештек. 
Менә шундый мәхәббәт һәм туг­рылык тарихы, кызлар. Мондый хәлләр сугыш елларында бик күп булгандыр инде ул. Эзсез югалмасын әле, дип, райондашларыма да укырга кызыклы булыр дип, сезгә язарга булдым. Әни дә «яз» диде. Ул газетагызны бик озак еллардан бирле алдыра, көтеп ала. Күзлеген киеп куя да, рәхәтләнеп укый. 

«Яшел Үзән»не укучы һәркемгә якташларча кайнар сәламнәремне җибәреп калучы, Фәридә.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев