Матурлык ай календаре
12-13 гыйнвар — Ай Укчы йолдызлыгында. Бу көннәрдә чәч кистерү аларга бик уңай тәэсир итәчәк. Алар “терелеп” китәр, очлары кисешмәс. Өйдә ясалган скраб ярдәмендә биткә һәм тәнегезгә пилинг ясау да комачау итмәс.
14-16 гыйнвар — Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында
Целлюлитка каршы процедуралар, тире шәлперәюенә каршы маскалар һәм шулай ук мускулларны ныгыту өчен күнегүләр файдага булыр.
17-18 гыйнвар — Ай Сукояр йолдызлыгында
Кул һәм чәчләрегез турында кайгырту өчен вакыт табыгыз. Кул һәм тырнак өчен дымландыру ванналары, чәчләрегезгә тукландыргыч маска ясагыз.
19-21 гыйнвар — Ай Балык йолдызлыгында
Маникюр һәм педикюр, кутикула өчен маска ясарга була. Йөзү яки йөгерү мускулларга ярдәм итәр, ә массаж нәтиҗәне ныгытып куяр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев