Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Матур кичләр телибез сезгә,дуслар!

Гафу ит син безне, алмагач

Гафу ит син безне, алмагач
Кыр уртасындагы алмагачның
Алмаларын җыеп алганнар.
Җимешләрен җыю бер хәл,
Ботагын да сындырып атканнар.

Авырткандыр, сызлагандыр җаны,
Ботаккаен каерып атканда.
Ничек кенә әрни, сыкрый әле
Җәрәхәт тә, нәни генә яра да.

Саклаучысы, яклаучысы юк шул,
Теле дә юк әйтеп бирергә.
Рәнҗи күрмә, өшесәң дә,
Кышкы салкынга бирешмә.

Әй,кешеләр! Нәрсә булды безгә?!
Кая китте мәрхәмәтлелек?
Әллә заманасы үзгәрдеме?
Әллә үзебездәме гаеп?!

Ямьле язлар җиткәч, алмагачкай,
Чәчәк атар микән кабаттан?
Узган-барган һәрбер юлаучыны
Сәламләрме икән яңадан?

Онытылыр йөрәк әрнүләре,
Чәчәк атар, бирер җимешен агач.
Мин баш иеп, сиңа әйтәм:
«Гафу ит син безне, алмагач!».
Рәмзия Зәйнулина-Саттарова. Мулла Иле- Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев