Машиналы булдылар
Республика көне алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче берәмлекләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Бәхет безнең районнан бу юлы Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов һәм Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәнең башкарма комитет җитәкчесе Айрат Гыйниятуллинга елмайды.
Шунысын әйтергә кирәк, конкурска 201 заявка бирелгән иде, Рөстәм Миңнеханов 93 автомобиль ачкычы тапшырды.
Фото: http://president.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев